Җырчы Айдарның шау-шу куптарган сәхнә киемен күрдегезме?

-- Гузель

//Tatar today//

Айдар (Айдар Ракипов) июль аенда «Болгар радиосы» оештырган ачык һавадагы концертларда чыгыш ясады. Аны сәхнәдә сыйфатлы җырлар башкаручы, моңлы тавышлы җырчы буларак тәкъдим иттеләр. Бар җирдә дә җырчының чыгышын бик җылы каршыладылар, тамашачылар рәхәтләнеп биеде, ахырдан дәррәү килеп кул чапты.

Апаста узган концертта  Айдар стилле, өр яңа киемнән чыкты. Җырчы моңа кадәр дә  үзенчәлекле сәхнә киемнәре белән башкалардан аерылып тора иде,  хәзер тагын да кискен үзгәрешләр керткән. Бу исә, үз чиратында, тамашачыларда шау-шулы фикерләр уятты.

Сүз уңаеннан, Айдар 30 августта Пирамида күңел ачу үзәгендә «Болгар радиосы» концертында чыгыш ясаячак. Анда нинди киемдә чыгар, оештыручылар әлегә сер итеп саклый.

Җырчы ныклы, ышанычылы адымнар белән эстрадада үз урынын яулый, яңа җырлар яздыра, клиплар төшерә.

Айдар июль ае дәвамында ТНВ телеканалында барган «Кайнар хит» хит-парадында «Син минем теләгем» җыры белән беренчелек өчен көрәшә. 27 июль (шимбә) көнне туры эфирда хәлиткеч ярыш булачак. Иң күп тавыш җыеп, Айдар җиңә калса, ул ел ахырында дәрәҗәле «Болгар радиосы» премиясен алачак. Бу җиңүгә үз өлешегезне Сез дә кертә аласыз.  Шимбә көнне Мәскәү вакыты белән сәгать 10:00-11:00 вакыт аралыгында 8(843)2215832 номеры буенча шалтыратып, тавыш бирү мөхим. Шалтыраткач, берни әйтергә кирәкми. Автоҗавапкайтаргыч тавышыгыз кабул ителү турында үзе хәбәр итәчәк. Шалтыратулар саны чикләнмәгән. Бушлай.

Бәйле