Чаллыда хатын-кыз һәм ике ир-ат “мәхәббәт дүртпочмагы” корбаннары була

-- Alfia

Чаллыда ир хатынын ике сөяркә белән эләктерә – икесе дә тәрәзәдән сикереп кача.

ГЭС бистәсендә ике ир-ат икенче кат тәрәзәсеннән сикергәннәр. Берсе — кулын, икенчесе аягын сындырган. Мондый гамәлнең сәбәбе-фатир хуҗасының вакытсыз кайтып керүе.

Хатын-кыз да “мәхәббәт дүртпочмагының” корбаны була. Ире хатынын нык кыйнаган һәм ул да теге ике ир-ат артыннан медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Мәгълүматларга караганда, ир-атлар Чаллыныкы түгел, ә Әлмәттән килгән булганнар. Хәзерге вакытта вакыйга тулырак ачыклана.

Мәгълүмат: business-gazeta.ru
Фото: makingdifferent.com

Бәйле