Мәскәүнең валюта алмашу пункты хезмәткәре хәйлә белән 41 млн акча урлый

-- Alfia

Хокук саклау органнары Мәскәүнең клиенттан 41 млн сум акча урлаган валюта алмашу пункты хезмәткәренең Россия чикләреннән туристлар автобусында чыгарга мөмкин булуын тикшерә, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Мәскәүдә валюталар алмашу пунктында 41 млн акча урлаган кассир Федераль дәрәҗәдә эзләнүгә игълан ителә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, фирма директоры инкассаторлар белән бергә 41 млн сум акчаны  долларга  алыштыру өчен, әлеге пунктка кергән. Кассир акчаны санаган да, кирәкле сумма юк, дип долларларны алып кайтканчы, урамда көтеп торуларын сораган һәм акчаны алып, тәрәзәдән чыгып качкан.

Хокук саклау органнары әлеге хәл буенча җинаять эше кузгаткан, хатын-кызга ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

 

Мәгълүмат: evening-kazan.ru

Фото: beautiful-and-happy.ru

 

Бәйле