Казанда көчле яңгырлар күңелсез хәлгә китерә [видео]

-- Alfia

Казанның Авиатөзелеш районында, төнлә яңгыр явуы аркасында, берничә урам су астында калган. Бу хакта социаль челтәрләрдә фотолар һәм видеолар урнаштырганнар.

Шулай итеп, Дементьев урамын су баса. 16 нчы йорт янында су 1 метрга күтәрелгән, дип сөйли казанлылар. Аларның сүзләрен “ВКонтакте»дагы пабликларның берсендә урнаштырылган кадрлар да раслый.

“Ел саен шул ук хәл”, — дип зарлана Казан халкы.

 

Мәгълүмат: kazan.aif.ru

Бәйле