Башкортстанда, күпфатирлы йортта янгын чыгу сәбәпле, 99 кеше, шул исәптән 32 бала эвакуацияләнә

-- Alfia

Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә 27 июль төнлә, күпфатирлы йортта янгын чыгу сәбәпле, 99 кеше, шул исәптән 32 бала эвакуацияләнә. Йорттагы кешеләр оператив рәвештә чыгарылган.

Башкортстан буенча МЧС матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, 27 июльдә 23.18 сәгатьтә янгын-коткару хезмәтенең диспетчеры пультына янгын турында хәбәр ителә.

Күпфатирлы торак йортның өченче һәм бишенче катларында 70 квадрат метр мәйданда бер бүлмәле ике фатирда йорт милке янып киткән.

Урында 8 техника һәм 20 кеше эшләгән. Янгын 00.50 сәгатьтә тулысынча сүндерелгән.

 

Мәгълүмат: bashinform.ru

Бәйле