Әгерҗе районында коточкыч фаҗига була

-- Alfia

Татарстанда бишекле мотоцикл йөртүчесе зур тизлектә ут баганасына бәрелеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«29 июль 19.00 сәгатьтә Әгерҗе районының Исәнбай авылында 54 яшьлек мотоциклчы, башлангыч мәгълүматларга караганда, зур тизлектә ут баганасына килеп бәрелгән һәм әйләнеп капланган», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак булган.

Мәгълүмат: tatar-inform

Бәйле