Миллионлаган гектар урманнар януга карата битарафлыкка Новосибирск журналисты фикерен җиткерә [видео]

-- Alfia

Новосибирск журналисты Николай Сальников зур күләмдә урманнар януга карата битарафлыкка үз фикерен җиткерә.

—  Бер атна инде безнең төбәк тончыга. Нәкъ шундый ук хәлдә күршеләр: кемеровчаннар, алтайлылар һәм, әлбәттә инде, красноярскилылар. Бүгенге көндә Якутиядә, Иркутск һәм бигрәк тә Красноярск өлкәләрендә урман янгыннарының гомуми мәйданы миллион ярым гектарга якынлашты. Аңлау өчен: Красноярск өлкәсендә ел саен үткәрелә торган урман торгызу эшләре, күп дигәндә, 90 мең гектарны колачлый. Башка сүзләр белән әйткәндә, соңгы ике атнада янып беткәнне утыртып, ягъни яхшы очракта ун елдан соң торгызып булачак. Асылда, бүген Себердәге урманнар яна. Бүген безгә Красноярск тайгасын сүндерү икътисади яктан отышлы түгел, диләр.
Сорау: ә менә Сечин, Миллер, Костин өчен күп миллионлы хезмәт хакы түләү икътисади яктан отышлымы? Бәлки, патриарх Кирилл өчен өч миллиард сумга якын яңа резиденция төзү отышлыдыр? Сез анда, Мәскәүдә, бөтенләй акылыгызны югалттыгызмы әллә?

 

Видео: peskovausy
Фото: gismeteo.kz

Бәйле