«Хастаханәдә бала табу зарарлы һәм башка гаҗәп әйберләр» — Ренат Ибраһимов белән әңгәмә

-- Alfia

// Tatar Today //

«Татар-информ»ның баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов белән  әңгәмәсеннән кыскача мәгълүмат тәкъдим итә.

— Ренат Ибраһимов белән сөйләшкән идек. Гаҗәп әйберләр сөйләде. Ни өчен хатыны мунчада тудырганын. «Мунча чиста урын, анда бала тудыру йортларында була торган тискәре мохит, бактерияләр юк, бала чирләми. Ә хастаханәдә ул стафилококк эләктерә, аннан ике ел шуны дәваларга кирәк», — ди. Кендек бабайсы булган, ягъни. Аннары рус халкының әллә никадәр сүзен татарныкы ди. Русныкы гынамы, бөтен дөнья халыклары сүзләрен татарныкы итеп бетерде. «Секс” сүзе “сигез” сүзеннән алынган ул, әйләндерелгән сигезле саны. Бу санның символы чиксезлекне аңлата. Секс — ул чиксезлек, нәсел дәвам итүнең чиксезлеге. Һәм ул сигезгә бәйле. “Еблек” дигән сүз, төрекчә ул “туй” дигәнне аңлата. Хәзер ул төрек телендә үзенең мәгънәсен югалткан, аның мәгънәсе рус теленә күчкән. “Балалайка” да рус сүзе түгел, татар сүзе. Ул балалар өчен күңел ачу дигәнне аңлата, “Бала” + “Лайка”. Ул бик гади инструмент, таякка ике кылны сузасың да, булды. Аңарда уйнавы да кыен түгел. Башта ул балалар өчен күңел ачу мәгънәсендә булган, соңыннан гына уен коралына әйләнгән. Яки “Береза” – “каен”. Ул “берүзе” дигәннән киткән. Чөнки ишегалдында каен утырту киңәш ителмәгән. Әгәр ишегалдында каен утыртсаң, хатын-кыз тол кала, ирен югалта дип ышанганнар. Русларның сүгенү сүзләре шулай ук төректән кергән. Төрек теленнән руска күчкән алар».

 

Мәгълүмат Рәмис Латыйпов инстаграмыннан

Бәйле