Август ае җылы һава торышы белән сөендерерме?

-- Alfia

9 августка кадәр җылы һава торышы әлегә көтелми. Беренче декадада чагыштырмача салкын булачак. Бу хакта бүген, 31 июль, «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте.

Августта уртача тәүлеклек температура күпьеллык нормадан түбәнрәк булачак. Уртача 17-18 градус тәшкил итәчәк. Беренче декадада һава температурасы нормадан алты градуска түбәнрәк булса, уртача айлык температура нормадан 2 градуска түбәнрәк булырга мөмкин.

Явым-төшем июльгә караганда әзрәк булыр дип фаразлана. Профессор июльдә температура нормадан 1,5-2 градуска түбән булганын әйтте.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле