Татарстанда 39 яшьлек ир-ат әнисен кыйнаган — хатын-кыз комага киткән

-- Alfia

Әлмәттә, үз әнисен кыйнауда гаепләп, 39 яшьлек ир-атны кулга алганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

63 яшьлек пенсионерны хастаханәгә 30 июльдә алып килгәннәр. Хатын-кызның баш миенә зыян килгән,  ул комага киткән.

39 яшьлек ир-ат әйтүенчә,  28 июльдә аларның өйләрендә спиртлы эчемлек  белән мәҗлес була. Бәйрәм барышында ир-ат белән әнисе арасында бәхәс килеп чыга. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

«Күпчелек кеше үтерү һәм сәламәтлеккә авыр зыян салу, бергә спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, зыян күрүчеләрнең якыннары тарафыннан башкарыла”, —  дип аңлаталар ведомствода. Исерек кешеләрнең кәефе тиз үзгәрә, шуңа күрә алар белән сөйләшергә һәм бәхәсләшергә ярамый, дип кисәтәләр Татарстан халкын.

 

Мәгълүмат: business-gazeta.ru
Фото: stelegraf.com

Бәйле