Әтнәдә көтүче хатын, хуҗалар йокыга талгач, акча урлый

-- Alfia

Әтнә районы авылларының берсендә хуҗалык көтүенә күрше Мари Иле республикасыннан бер хатын-кыз көтүче булып яллана.

Авылда бер гаилә белән якыннан танышып, дуслашып ук китәләр. Хуҗалар көтүче кызга якты чырай күрсәтә, табын түрендә кунак итә. Рәхмәт кенә әйтәсе дә бит – юк шул. Көннәрнең берендә хуҗалар йокыга талгач, зур суммада акчаларын урлап алып чыгып китә көтүче кыз. Ерак кына китә алмый. “Хуҗалар уянып, кызның юклыгын күрәләр. Шунда ук акча куелган урынны барлыйлар. Акчадан җилләр искән. Полициягә шалтыратып хәбәр иткәннән соң, безнең хезмәткәрләр оператив рәвештә каракны кулга төшерде. Бүгенге көндә тикшерү эше дәвам итә”, – дип хәбәр итте безгә Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.

 

Мәгълүмат: atnya-rt.ru

Бәйле