Узган ел безнең авылдагы 12-15ләп кеше (сүз Балтач районының бер авылы турында бара – ред.) бер оешма белән эшли башлады.
Хәзер халык акыллы, юкка-барга ышанмый, төпле фикер йөртә, дип уйлыйбыз. Дөрес, күпчелегебез чыннан да шундый. Ләкин арабызда белеме һәм тәҗрибәсе җитмәгәнлектән, тиз карар кабул итүчеләр, ерактагы “якты йолдыз”га алданып, булганыннан колак кагучылар да күп икән. Кыскасы, очраклы гына бер сөйләшү язма әзерләргә җирлек тудырды.
– Узган ел безнең авылдагы 12-15ләп кеше (сүз Балтач районының бер авылы турында бара – ред.) бер оешма белән эшли башлады. Хәтта шуңа ышанып, эштән китүчеләр дә булды. Атнага ике тапкыр Казандагы офисларына барып йөрделәр. Ниндидер товарлар, партнерлар турында сөйләшүләр булды дип беләм. Берара тынып алдылар. Ул вакытта оешма ябылган икән диделәр. Менә хәзер тагын шөгыльләнә башладылар. Ләкин акча кертеп алданганнар икән, дигән сүз ишеткәнем юк, – диде әлеге мәгълүматны исем-фамилиясен күрсәтмәү шарты белән генә сөйләгән яңа танышым.
Сораша, эзләнә торгач, әлеге оешмадан зыян күргән берничә кеше белән дә элемтәгә кердек. Баксаң, гаиләләре белән кредитка чумып, ярык тагарак алдында калучылар аз түгел икән. – Башта без дә ышанып кергән идек. Карап торышка бик җитди компания югыйсә. Әллә ниләр вәгъдә иттеләр. Аларның матур сүзләренә алданып, 150 мең сум акча түләдек, чөнки бик нык басым ясадылар. Үзебездән соң тагын ике кеше табарга кирәк иде. Без китәргә карар кылдык, чөнки кеше алдалыйсыбыз килмәде, – диде Гөлнур Абдуллина (исем-фамилияләре билгеле сәбәпләр аркасында үзгәртелде).
Капкынга Айгөл Насыйбуллина да эләккән.
– Безне әлеге компаниягә туганыбыз алдалап кертте. Якын кешебез булгач, ышандык. 130 мең сум түләдек. Күбрәк кызым йөрде инде. Товар алдык, ләкин алар бернигә дә яраксыз булып чыкты. Ике партнер табарга кирәк иде, әмма кызым оешмадан чыгарга карар кылды. Шушы вакыйгалардан соң бөтен кешегә: “Мондый оешмаларга ышанмагыз!” – дип кычкырасы килә. Алар барысы да пирамидага корылган, – диде ул. Әңгәмәдәшләремнең сүзләренә караганда, әлеге компания белән хезмәттәшлек итүчеләр башка районнарда да бар. Кемдер кредитка – 50 мең, ә кемдер 150 мең сум акча алган. Районы-районы белән төрле пирамидаларда утыра икән. Димәк, алдакчылар авылларга да үтеп кергән. Туган – туганны, дус дусны алдарлык, ышанычлы эш урыннарын калдырырлык булгач, хәлләр чыннан да җитди.
Моны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең безгә тәкъдим иткән мәгълүматлары да раслый. Шуңа охшаш оешмалардан зыян күрүчеләрнең иң күбе – Нурлатта. Анда “Возрождение” компаниясе 50 кешене алдаган. Балык Бистәсендә – “Павлова” (30 кеше), Буада – “Куэстра” (3), Арча, Балтач районнары халкын “Фэникс трейд” (25) оешмасы төп башына утырткан.
Кызыксынып китеп, мин дә әңгәмәдәшләрем әйткән компаниянең сайтын табып, кереп, тикшереп карарга булдым. “Ялтыравыклы”, матур фотолар белән бизәлгән, продукцияләрен күккә чөеп мактаган компания булып чыкты ул. Үзләрен халыкара дәрәҗәдәге оешма дип тәкъдим итәләр. Финанс базарында күпьеллык тәҗрибәсе булу да ышанычны арттыра. Кыскасы, карап торышка төпле, җитди оешмага охшаган. Бу өлкәдә белеме булмаганнар, тышкы ялтыравыкка алданып, капкынга тиз кабырга мөмкиннәр, кыскасы.
Чыганак: Зөһрә САДЫЙКОВА, Ватаным Татарстан