Гаиләләре белән кредитка чумып, ярык тагарак алдында калучылар арта

-- Лейла

Узган ел безнең авылдагы 12-15ләп кеше (сүз Балтач райо­нының бер авылы турында бара – ред.) бер оешма белән эшли башлады.

Хәзер халык акыллы, юкка-барга ышанмый, төпле фикер йөртә, дип уйлыйбыз. Дөрес, күпчелегебез чыннан да шундый. Ләкин арабызда белеме һәм тәҗрибәсе җитмәгәнлектән, тиз карар кабул итүчеләр, ерактагы “якты йолдыз”га алданып, булганыннан колак кагучылар да күп икән. Кыскасы, очраклы гына бер сөйләшү язма әзерләргә җирлек тудырды.

– Узган ел безнең авылдагы 12-15ләп кеше (сүз Балтач райо­нының бер авылы турында бара – ред.) бер оешма белән эшли башлады. Хәтта шуңа ышанып, эштән китүчеләр дә булды. Атнага ике тапкыр Казандагы офисларына барып йөрделәр. Ниндидер товарлар, партнерлар турында сөй­ләшүләр булды дип беләм. Берара тынып алдылар. Ул вакыт­та оешма ябылган икән диделәр. Менә хәзер тагын шө­гыльләнә башладылар. Ләкин акча кертеп алданганнар икән, дигән сүз ишет­кәнем юк, – диде әлеге мәгълүматны исем-фами­лиясен күрсәтмәү шарты белән генә сөйләгән яңа танышым.

Сораша, эзләнә торгач, әлеге оешмадан зыян күргән берничә кеше белән дә элемтәгә кердек. Баксаң, гаиләләре белән кредитка чумып, ярык тагарак алдында калучылар аз түгел икән. – Башта без дә ышанып кергән идек. Карап торышка бик җитди компания югыйсә. Әллә ниләр вәгъдә иттеләр. Аларның матур сүзләренә алданып, 150 мең сум акча түләдек, чөнки бик нык басым ясадылар. Үзебездән соң тагын ике кеше табарга кирәк иде. Без китәргә карар кылдык, чөнки кеше алдалыйсыбыз килмәде, – диде Гөлнур Абдуллина (исем-фамилияләре билгеле сәбәпләр аркасында үзгәртелде).

Капкынга Айгөл Насыйбуллина да эләккән.

– Безне әлеге компаниягә туганыбыз алдалап кертте. Якын кешебез булгач, ышандык. 130 мең сум түләдек. Күбрәк кызым йөрде инде. Товар алдык, ләкин алар бернигә дә яраксыз булып чыкты. Ике партнер табарга кирәк иде, әмма кызым оешмадан чыгарга карар кылды. Шушы вакыйгалардан соң бөтен ке­шегә: “Мондый оешмаларга ышан­магыз!” – дип кычкырасы килә. Алар барысы да пирамидага корылган, – диде ул. Әңгәмәдәшләремнең сүзлә­ре­нә караганда, әлеге компания белән хезмәттәшлек итүчеләр башка районнарда да бар. Кемдер кредитка – 50 мең, ә кемдер 150 мең сум акча алган. Районы-районы белән төрле пирамидаларда утыра икән. Димәк, алдакчылар авылларга да үтеп кергән. Туган – туганны, дус дусны алдарлык, ышанычлы эш урыннарын калдырырлык булгач, хәл­ләр чыннан да җитди.

Моны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм кор­рупциягә каршы көрәш идарәсе­нең безгә тәкъдим иткән мәгълү­матлары да раслый. Шуңа охшаш оешмалардан зыян күрүчеләр­нең иң күбе – Нурлатта. Анда “Возрождение” компаниясе 50 кешене алдаган. Балык Бистәсен­дә – “Павлова” (30 кеше), Буада – “Куэстра” (3), Арча, Балтач районнары халкын “Фэникс трейд” (25) оешмасы төп башына утырткан.

Кызыксынып китеп, мин дә әңгәмәдәшләрем әйткән ком­па­ниянең сайтын табып, кереп, тик­шереп карарга булдым. “Ялтыравыклы”, матур фотолар бе­лән бизәлгән, продук­цияләрен күккә чөеп мактаган компания булып чыкты ул. Үз­ләрен халыкара дәрәҗәдәге оеш­ма дип тәкъ­дим итәләр. Финанс базарында күпьеллык тәҗ­рибәсе булу да ышанычны арттыра. Кыскасы, карап торышка төпле, җитди оешмага охшаган. Бу өлкәдә белеме булмаганнар, тышкы ялтыравыкка алданып, капкынга тиз кабырга мөмкин­нәр, кыскасы.

Чыганак: Зөһрә САДЫЙКОВА,  Ватаным Татарстан

Бәйле