Фәнис Җиһанша: «Диндә булуым театрда уйнарга комачауламый»

-- Лейла

Корбан бәйрәме алдыннан дингә якын булган берәр актердан интервью алырга булдым. Иң беренче күз алдыма Казан шәһәрендәге Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша килеп басты. Мин аның белән 2012 елда ук интервью эшләгән идем. Арабыз өзелмәде, Фәнис белән һәрдаим аралашып торабыз. Уфага Камал театрының килүен, башка тамашачылар кебек, мин дә көтеп алам һәм килгән саен Фәнис белән гапләшеп утырырга яратабыз. Мин аның башкарган рольләрен кызыксынып карап, аның киң кырлы иҗаты белән танышып барам. Габдулла Тукай шигырьләрен, Әмирхан Еникиның хикәяләрен укуын интернет челтәрендә кабат-кабат тыңлыйм. Аның гаҗәеп аһәңле, мәгърүр тавышы кальбләребезгә нур өсти, күңелебезне баета, эчке дөньябызны матурлый.
Фәнис Җиһанша — Татарстанның атказанган артисты. Шулай ук ул РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы да. Аның хәзер театрда, фильмнарда берничә дистә рольләре бар.
– Фәнис, синең белән беренче интервью безнең гәзиттә 2012 елда дөнья күргән иде. Укучыларыбызны синең белән тагын якыннанрак таныштырып китик инде…
– Кыскача гына үзем турында әйткәндә, 1972 елда искиткеч матур табигать кочагында, Ашыт елгасы буенда Татарстандагы тыюлыкта, тау итәгендә урнашкан Әтнә районы Күәм авылыннан мин. Өч яшемә хәтле шунда, әтинең әнисе – дәү әни тәрбиясендә яшәгәнмен.
Авыл яшьләре белән куелган спектакльләрдә катнашучы әтинең ишек бусагасына утырып шакмаклы дәфтәрдән роль ятлаганы хәтердә. Әни дә укытучылар белән бергә төрле тамашалар куеп йөри иде. Күрәсең артист тормышына беренче штрихлар шул вакытта сызылгандыр…
Туган авылым Күәмдә сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач, 1986-1990 елларда Арча педагогия колледжында белем алдым. 89-90 елларда мөгаллимлек эшендә дә көчемне сынап карадым әле. 1990-95 елларда Казан сәнгать һәм мәдәният институты студенты булдым, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев минем укытучыларым булды. Институтны тәмамлагач, Татар академия театрына эшкә килдем.
– Син – диндар кеше. Камал театрында моңа ничек карыйлар? Рольләр алганда бу комачаулык итмиме?
– Безнең Камал театрында бик күп актерлар һәм сәхнә эшчеләре Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып кына калмыйча, намазларын укыйлар, уразаларын тоталар, өлкән буын актерларыбыз дәүләт премияләре, нәфис фильмнарда төшкән өчен түләнгән гонорарларына Хаҗга да барып кайтырга, хаҗи һәм хаҗияләр дә булырга өлгерделәр. Шундый хезмәттәшләрем булганда, динле иманлы тамашачыларыбыз булганда мин бернинди дә авырлыгын күрмим. Аллага шөкер, театрда ул яктан бик уңайлы. Баш режиссерыбыз Фәрит абый Бикчәнтәев репетицияләрне өзеп мине җомга намазына да җибәрә.
– Театрдан башка тагын нинди яраткан шөгыльләрең бар?
– Артист тормышыннан ерак китмәгән шөгыльләр инде барсы да: кинофильмнарда төшү, телевидение, сценарийлар язу, кичәләрдә катнашу…
– Тагын да дингә әйләнеп кайтык. Дин белән сәхнә янәшә була аламы? Син ничек уйлыйсың?
– Театр сәнгате уенга корылган, дисәләр дә, ул безнең тормышыбызның чагылышы. Һәрхәлдә, параллель дөньяны күрсәтми ул. Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң. Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билгеләнә. Диндә булуым миңа театрда уйнарга комачауламый.
– Гәзит укучыларына теләкләрегез?
– Корбан чалу, шушы гамәлебез белән Аллаһка якынаю гына түгел, ә туганнарыбыз, гаиләбез, күрше күлән һәм башкалар белән дә ихласлык җепләрен ныгыту, иманыбызны баету, ярдәмчеллегебезне исбатлау. Барлык укучыларны әлеге изге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итеп, чалган корбаннарыгызны Аллаһ Тәгалә кабул итсен, изге теләк-ниятләрегезгә ирешергә язсын дигән теләктә каламын!

Чыганак: Өмет газетасы

Бәйле