// Tatar Today //
Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсуның тәүге тапкыр әни булуын хәбәр иткән идек. Алсу язылучыларына беренче хис-кичерешләре турында да сөйли.
“Менә безнең дөньядагы иң татлы тәпиләребез”, – дип чиксез хисләре белән уртаклаша Алсу инстаграм челтәрендә. “Әтиебезгә безнең янда булганы, ярдәме өчен рәхмәт. Мин сине тагын да ныграк ярата башладым”, – дип тагын бер тапкыр мәхәббәтен белдерә ул сөеклесенә.
Алсуны күпләр әни булуы белән котлап, зур шатлыгын уртаклаша. Ә ул, үз чиратында, котлаучыларга рәхмәтен белдерә.
Мәгълүмат: valikalsu_mua
–
–

