Хәния Фәрхинең кызы Алсу әни булу хисләре белән уртаклаша

-- Alfia

// Tatar Today //

Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсуның тәүге тапкыр әни булуын хәбәр иткән идек. Алсу язылучыларына беренче хис-кичерешләре турында да сөйли.

«Менә безнең дөньядагы иң татлы тәпиләребез», — дип чиксез хисләре белән уртаклаша Алсу инстаграм челтәрендә. «Әтиебезгә безнең янда булганы, ярдәме өчен рәхмәт. Мин сине тагын да ныграк ярата башладым», — дип тагын бер тапкыр мәхәббәтен белдерә ул сөеклесенә.

Алсуны күпләр әни булуы белән котлап, зур шатлыгын уртаклаша. Ә ул, үз чиратында, котлаучыларга рәхмәтен белдерә.

 

Мәгълүмат: valikalsu_mua

Бәйле