«Гәзитләр фәхишәләр игъланы белән тулган, әйдә, чакыртабыз» [тормыш хикәясе]

-- Лейла

Күптән инде Ислам белән күрешеп, серләрне уртаклашып, иркенләп сөйләшеп утырган юк иде. Яңалыклар белән бүлешә торгач ике «баллон» сыра әчелеп беткәне сизелми дә калган. Әллә артык кызып киткәнбез, Исламның башына һич көтмәгәндә бер фикер килде:

– Беләсеңме, хәзер гәзитләр фәхишәләр игъланы белән тулган, әйдә, чакыртабыз.

– Китче әле, кырыкка җиткәндә нинди фәхишә белән булашу ди ул!?

– Киреләнмә, киреләнмә, әйдә, шалтырат.

– Ник үзең шалтыратмыйсың? – дип әйтеп салдым үзем дә кыстауга килгәнемне сизмәстән.

– Син шалтырат һәм чакырт, ә мин үзем сөйләшәм, — ди Ислам күнгәнемне аңлап.

– Хакы бардыр бит аның?

– Бар, 3 мең жәлмени, болай да юк-барга китә бит.

– Юк, мин жадный, миңа кирәкми.

– Минем өчен чакырт, алайса, — дип Ислам башкача мине кыстамады. Телефоннан саннар җыеп исәнләшергә дә өлгермәдем, трубканың икенче ягындагы ихтыярлы тавыш миңа:

– Сезгә берәүме, икәүме? Хакы сәгатенә 3 мең сум. Сезгә нинди кыз кирәк, сары, кара, ак чәчлеме, буе нинди булсын? – дип тезеп тә китте. «Кайсы да ярый» дигән шикелле генә сөйләшеп һәм каушавымны чак яшереп адресны атадым. 15 минут чамасы үтүгә ишектә берничә кеше пәйда булды.

– Сез берәүгә генә заказ бирдегез, ә үзегез икәүсез, — диде ачуланып өч кыз иярткән яшь кенә бичә. –Икегә берәү ярамый, яисә моның өчен өстәмә түләргә кирәк, — дип өстәде ул бераз тынычланып.

– Юк. Мин хәзер ванна керергә уйлыйм, миңа кирәк түгел, һәм мин аларга комачауламам, — дип тиз генә икенче заказдан баш тарттым. -Менә, сайлагыз, — дип теге бичә кызларның өчесен дә түргәрәк этте һәм шулай итеп Исламга «товарларын чыгарып салды».

– Менә, монысы миңа бара, — дип Ислам сары чәчле, кыска буйлы, зәп-зәңгәр күзле чибәркәйне сайлады.

– Акча алдан туләнмәле, — дип өстәде «товар» хуҗасы. – 3 мең сум. Бер сәгатьтән килеп алам. Ислам акчасын аның кулына бирмәкче иде, тик ул бичә:

– Идәнгә куегыз. Кич кулдан кулга акча алырга ярамый, кул китә, — дигәч, Ислам акчаларны идәнгә ташлады, бик мөләем күренгән сутенер-бичә 3 меңне иелеп алды һәм саубуллашып чыгып китте. Үзен Әминә дип таныштырган кыз һәм Ислам сыра әчеп калдылар, ә мин ваннага кереп аларның күзләреннән югалдым. Сәгатькә якын вакыт үткәндер дип ваннадан чыксам, Ислам белән Әминә киенеп яталар. Шаяра-шаяра алар янына килеп утырдым.

– Үзең турында ник бераз сөйләмисең? – дип Ислам сорарга өлгермәде, Әминә дигән чибәркәй автобиографиясын сөйләргә дә кереште: -Мин үзем Бөре якларыннан. Мәктәпне беткәч укырга керә алмадым. Күрше районда бер танышыбыз район башлыгы булып әшли, әнием шуның белән сөйләшеп әшкә урнаштырды. Урнаштыруның хакы – башлыкка беренче төн, ягъни сафлыгымны бүләк итү булды. Шуннан соң башкалага китәргә булдым. Тагын да укырга кереп булмады, әшкә дә алмадылар. Менә шулай итеп бер игъланга тап булдым. Килсәм, фәхишәләр фирмасы булып чыкты. Ни ашарга, ни киенергә, хәтта өйгә кайтып китәрлек акчам булмагач, ризалаштым. Әминә тагын ниләрдер сөйләмәкче иде, тик ишектә теге мөләем бичә күренде һәм аны ашыктыра-ашыктыра, яңа заказ алуын белдереп, алып чыгып китте. Йокларга ятканчы диярлек Ислам Әминәнең тәне ничек, тәме ничек һәм башка нәрсәләр сөйләп мине кызыктырырга ниятләде булса кирәк. -Син дә чакырт, хәзер мин ванна керермен, — дип карады, тик минем ни өчендер «кытыгым килмәде». Бу хәлне оныттым дияргә була иде, тик Ислам белән бергәләп туйга барырга туры килде. Аның ике туган әнесе Бөре ягында Әлфия исемле кызга өйләнә икән һәм ул икебезне дә туйга чакырган. Исламның иптәше дәваханәдә булу сәбәпле, ул да, мин дә җәмәгатьләрсез генә киттек. Әнесе биргән адрес белән барып җитүгә туй кортежы ЗАГСка юл алган булган, аны көч-хәл белән куып җиттек. ЗАГС бинасы янында кортежның беренче машинасыннан бигрәк куркәм киенгән кияү һәм кәләш төштеләр. Нәкъ шул чакта минем һәм Исламның карашы зәп-зәңгәр күзле, сары чәчле, тәбәнәк буйлы кәләш Әлфиянең күзләре белән очрашты. Үзебез дә сизмәстән без Ислам белән бер-беребезгә караштык… Әйе, ул кайчандыр үзен Әминә дип таныштырган иде…

Автор: Венер Фәттахов
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий