Татарстанда 1 сентябрьне кайчан бәйрәм итәләр соң инде? Мәскәү бер дата әйтә, Татарстан башканы

-- Alfia

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә (ул быел якшәмбегә туры килә) үткәрергә киңәш иткән. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Карарны белем бирү оешмасы кабул итә, ә без шундый киңәш бирдек. 1 сентябрь бөтен республика күләмендә Белем көне булырга тиеш дип саныйбыз, коллегаларыбызга да шул хакта әйттек. Монда теләк бер генә – ата-аналар һәм балалар, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү», — диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры.

Рафис Борһанов сүзләренчә, 1 сентябрьдә эшләячәк укытучыларга ял бирәчәкләр. «Әлбәттә, аннары бер көн ял бирәчәкбез. Бу мәсьәләне дә белем бирү оешмасы хәл итә», — дип искәртте ул.

«1 сентябрь — бәйрәм көн. Ул беренче сыйныфлар, шулай ук гомуми мәктәпкә күчүче бишенче сыйныф укучылары өчен аеруча зур бәйрәм. Шунлыктан балаларны бу бәйрәмне әти-әниләре белән бергәләп үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм итәсе килми», — дип өстәде Татарстанның мәгариф һәм фән министры.

  • Әлеге бәйрәмне совет заманында билгеләп үтә башладылар. Ул рәсми төстә Белем көне буларак 1984 елда СССР Югары Советы Президиумының «1 сентябрьне бөтенхалык бәйрәме – Белем көне дип игълан итү турында»гы Указы белән гамәлгә куелды.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле