Артистлар кыйммәтле бүләкләр уйнатканда, җырчы Айдар Ракипов менә нәрсә эшләгән

-- Гузель

//Tatar Today// 

Артистлар инстаграмда язылучыларын арттыру максатыннан кыйммәтле бүләкләр уйнатканда, Айдар Ракипов #безбулышабыз исеме астында хәйрия марафонын башлап җибәргән. Бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итеп, видео урнаштырган. Марафонны дәвам итүне Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Филипп Киркоров, Максим Галкинга тапшырган.

Айдар үзе командасы белән Анжела Вавилова исемендәге Хосписка тәм-томнар, кирәк-яраклар илткән, Кан тапшыру үзәгендә кан биргән.

Шулай ук җырчы игелекле эшләр марафонына һәр кешенең дә кушыла алуын искәрткән. Моның өчен яхшы эшләр башкарып, инстаграмга #безбулышабыз хештегы куеп, фото-видеолар кертергә кирәк. Изге эшләрнең эзсез калмавын тели җырчы.

Сүз уңаеннан, Айдар актив рәвештә иҗатын да баета. Күптән түгел “Йөрәгем урладың” исемле өр яңа җырын чыгарды, шушы көннәрдә исә “Бәхетемне килә табасым” җырының клибын тәкъдим итте.

Бәйле