Казанда әнисе ялгыш идәнгә төшереп җибәргәннән соң, яңа туган сабый үлә

-- Alfia

Казанда яшәүче хатын-кыз яңа туган баласын юындырганда, ялгыш идәнгә төшереп җибәргән, бала үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерүчеләр фаразы буенча, 9 август кичендә хатын коендырган вакытта өч атналык улын ялгыш идәнгә төшереп җибәргән. Бала баш мие имгәнү сәбәпле үлгән», — диде Шептицкий.

Хатын үз гаебен таныган. Фаҗига факты буенча, саксызлык аркасында үлемгә китерү сәбәпле, җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Фото: pixabay.com

Бәйле