Гаҗәеп мәхәббәт тарихы, бер тапкыр очрашу һәм 20 елга сузылган ярату

-- Лейла

Һәркайсыбызның үткәнендә күпме кешеләр, вакыйгалар, алар турында без күп нәрсәне хәтерләмибез диярлек. Ун ел элек очрашкан кешене тану – җиңел эш түгел.

Әмма кайчагында мондый “ерактан килгән сәламнәр” тормышка гомерлек үзгәреш кертә һәм бу вакыйга нәкъ менә шундый очрак.

Хайди Паркер һәм Эд Свитт – яшь һәм гашыйклар. Алар өйләнешергә булдылар һәм туй тантанасына әзерләнәләр. Әмма кызның әнисе тукталып кала, бизгәк тот кан сыман, иске фоторәсемнәрне өйрәнә, эзли башлый.

Бу пар 2011 елда, Эд һәм Хайди студентлар булганда танышкан. Егет киптерү машинасының ничек эшләвен аңлый алмый. Киңәшне фатирны аңа кадәр арендага алган кыздан сорарга була. Әмма көнкүреш техникасы эшендәге хәйләләр турындагы сөйләшүләр тиз арада икенче планга күчә. Тиздән алар гашыйк булуларын тоялар.

Ә дүрт елдан соң бу ике кеше бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлый. Пар никахлашырга була.

Туганнар белән танышу вакыты җитә. Гаилә ашларының берсендә, булачак яшь парларның әниләре сөйләшеп, күптәнге вакыйгаларны искә төшерә.

Булачак каенанасы, балачакны искә алып, улының беренче «мәхәббәте» Хайдине искә ала. Вакыйга шулай була, сабыйга алты яшь булганда, гаилә курортка килә. Анда сөйкемле кызчык белән таныша Эд. Балалар бер-берсенә бик якыная, дуслаша, тик соңыннан ял тәмамлангач кыен аерылыша. Барысы да үз шәһәрләренә таралыша, ә бу очрашу бик җылы хатирә булып күңелләрдә кала.

Өйгә кайткач, кызның әнисе дә бу тарихны оныта алмый. Соңрак ул шул яшь галант кавалер – Эд исемен дә искә төшерә. Туры килүме? Бәлки … тик хатын-кызлар иске фотоальбомнарны табарга һәм ялда төшкән фотосурәтне карарга була.

Йөзләгән рәсемнәрне кулдан уздырырга туры килсә дә, кирәклесе табыла һәм… ханым ушсыз кала! Алты яшьлек малайда ул кызының хәзерге киявен таный!

Соңрак ачыклануынча, егерме ел элек Паркер һәм Савитт гаиләләре бер үк Төрек курортында, өстәвенә, бер үк вакытта ял итәләр. Яшьләр дә хатирәләргә бирелеп, шул вакытта ук , һичшиксез өйләнешәчәкбез дип сүз бирешкәннәрен сөйлиләр. Гадәти балачак гашыйклыгы, дип уйлаган ата-аналар, тик барысы да башкача килеп чыккан!

Савиттлар — Шеффилдта, ә Паркерлар Лондонда яшәүгә карамастан, язмыш бу парны бергә кавыштыру ысулын тапкан. Әйе, моңа 20 ел вакыт кирәк булган, тик чын мәхәббәт турында сүз барганда – бу чик түгел.

Бу тарихны искә төшергәч һәм барысы да ачылгач, беркемнең дә шиге калмый — бу гаилә күкләрдә төзелгән. Вакыйгалар эзмә эзлекле рәвештә искә алынгач, Эд белән Хайди тагын да ныграк якынайган һәм аларның тарихын тагын да кызыклырак иткән. Барлык дуслар, бертавыштан башкача моннан бәхетлерәк пар очратмавын тәкрарлый!

Бәйле