Омск урманында югалган өч яшьлек малай табылган: баланың хәле ничек?

-- Лейла

Омск тайгасында югалган өч яшьлек малай ике көннән соң исән-сау табылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Баланы табиблар караган, шуннан соң ул хастаханәгә озатылган. Аның тормышына куркыныч янамый, ләкин баланы озынборыннар һәм чебеннәр бик нык талаган, дип хәбәр итәләр.

Ныклы эзләүләр югалган баланың баш киеме табылган урыннан башлана. Волонтерлар хәбәр иткәнчә, сабыйны сазлыклы урында тапканнар, ул сазлык суы эчеп , елап торган була.

Гомумән алганда, малайны 600гә якын кеше эзләгән. Эзләү төркеменә Россия Тикшерү комитетының өлкә Тикшерү идарәсе, эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, кинологлар, җирле халык һәм «Доброспас» һәм «Лиза Алерт» иҗтимагый оешмалары әгъзалары кергән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Бәйле