Татарстанда эссе һава торышы кайчанга кадәр дәвам итәр?

-- Alfia

Киләсе атна уртасына кадәр Татарстанда эссе һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген, 17 августта, көньяк-көнбатыш циклонның һәм атмосфера фронты йогынтысында республикада һава торышы тотрыксыз булачак. Янә яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз яварга мөмкин.

Якшәмбе, 18 августта, төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронты Татарстанга яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә җил алып киләчәк. Көндез төбәк циклонның коры эссе һава торышы секторында булачак. Төнлә 15 градуска кадәр җылы, көндез 27-32 градус җылы булачак.

19 августта, дүшәмбе кыска вакытлы яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 16 градус кына булачак, көндез +29 градуска кадәр күтәреләчәк, ә көньяк-көнчыгыш районнарда +32 градус булырга мөмкин.

Сишәмбе, 20 августта, һәм чәршәмбе, 21 августта Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. 20 августта явым-төшем көтелми диярлек, 21 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле