Татарстан трассасында һәлакәт: хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була

-- Alfia

Татарстанның М7 трассасында автобус тиешсез урында юл аша чыккан хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«19 август 20.20 сәгатьтә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 897нче чакрымында – республиканың Теләче районында «Хайгер» автобусын идарә итүче 51 яшьлек ир-ат тиешсез урында юл аркылы чыгып барган 45 яшьлек хатын-кызны таптаткан», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Фото: 1tulatv.ru

 

 

Бәйле