// Татар Тудей//
Бүгенге көндә Волгоградта яшәп, иҗат итүче җырчы Дилия Әхмәтшина беренче тапкыр әни булды. Ул «Татар тудей» хәбәрчесенә хис-кичерешләрен сөйләде.
– Әни булгач нинди хисләр кичердегез, шуның белән бүлешсәгез иде…
– Ана булып, зур җаваплылыкны үз өстемә алырга мин әзер идем,хәзер инде тойдым да. Аңа кадәр күпме наз, мәхәббәт хисләрен кичермичә яшәгәнмен! Бу бәхетемә хәзер дә ышанып бетә алмыйм.
– Сабыйга нинди исем куштыгыз?
– Асель (гарәпчә «балдай татлы», «йомшак», «назлы» дип тәрҗемә ителә). Бигрәк тә исемгә хас сыйфатлар ошады: хайваннарны һәм балаларны ярата, аралашучан, максатчан. Шуңа күрә кызыбызга Асель диеп куштык.
– Күбрәк кемгә охшаган дип уйлыйсыз?
– Кызыбыз азрак безгә һәм әби-бабайларга охшаган.
– 3 ел буе декрет ялында булырга планлаштырасызмы? Әллә инде бала караучы яллап, эшкә чыгаргамы исәп?
– Үземә ана булу бәхетен тоярга максат куйдым, шуңа да карамастан, карьера белән бергә алып барырга уйлыйм. Йөкле вакытта балам өчен бишек җырлары язган идем, аларны интернеттан табарга мөмкин.
– Сез – инстаграмны актив кулланучы җырчы. Анда нәрсә белән бүлешәсез?
– Йөкле булганчы иҗади проектлар, музыка өлкәсендәге яңалыкларым белән бүлешә идем. Барлык идеяләрен үзем уйладым. Ә хәзер исә үземнең хис-кичерешләрем, йөклелек вакытындагы тышкы кыяфәт, бала тапканнан соң тернәкләнү һәм дә инде кызымның уңышлары белән бүлешәчәкмен. Әлбәттә иҗат турында да онытмаячакмын. Яңа җырлар языла.
– Күп кешеләр артистларны социаль челтәрләрдә үзләренең 100 % тормышын күрсәтә дип уйлый. Бу шулаймы? Сез шәхси тормышыгызның ничә процентын башкаларга күрсәтәсез дип саныйсыз?
– Башкалар турында бер ни әйтә алмыйм. Тормыштагы күңелле, шатлыклы вакыйгалар белән һәрвакыт бүлешәсе килә бит ул. Шул очракта тормыш үзе дә күбрәк шатлыклы көннәрдән торыр дип саныйм.