24 августта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, атна ахырына Татарстанда эсселек кимиячәк. 24 августта, шимбә көнне, һава температурасы 20-25 градус булачак.
Шулай ук Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләргә сентябрьдә әбиләр чуагы вәгъдә итәләр.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar