Йөзү буенча дөнья чемпионы батып үлә. Бу ни бу?

-- Лейла

Красноярск краеның спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы һәм рекордчысы Енисей елгасында күнекмәләр вакытында батып үлгән.

“Красноярскида салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы һәм рекордчысы, “Мегаполис” салкын суда йөзү спорт-сәламәтләндерү үзәге директоры Николай Петшак вафат булды. Үлемнең сәбәбе — бәхетсезлек очрагы. Ул Енисейда күнекмәләр вакытында батып үлде”, диелә хәбәрдә.
Николай Петшакка 64 яшь була, ул 40 елдан артык салкын суда йөзү белән шөгыльләнә. 1994 елда салкын суда йөзү буенча дөнья рекорды зкуя, 2012 елда салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы була. Николай Петшак 2013 елда — Олимпия уты эстафетасында, быел августта Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан традицион эстафетада катнашкан.

Чыганак:  Кызыл таң гәзите

 

Бәйле