Суда пешкән ботка, шулпа урынына — тозлы су… Мондый әти-әни янына кемнең кайтасы килсен

-- Лейла

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге лагерьда ял иткән 12 бала үзләрен тәрбиягә алган гаиләгә кайтармауларын сораган. Аларның үз-үзләрен тотышы, кайбер ризыкларны бөтенләй ашамаувы лагерь тәрбиячесен сагайта һәм ул бу хакта күзәтчелек органнарына хәбәр иткән.

Тикшерә башлагач, балаларны опекага алган гаиләдә акылга сыймаслык хәлләр ачыкланган.

«Кызларның чәчләрен кырып алалар… Балаларның туклануы бик начар — суга пешкән ботка, ярмалар, макарон, шулпа урынына тозлы су… Юк кына хилафлык өчен дә таяк белән кыйныйлар. Опекун-әни елның 9 аенда балаларны лагерь-шифаханәләрдән кайтартмый», — дип яза балалар белән аралашканнан соң Димитровград шәһәре думасы депутаты Алексей Трифонов социаль челтәрләрдәге битендә.

Әлеге вакытта балаларны реабилитация үзәгенә урнаштырганнар. Тикшерү башланган.

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле