Татарстанда шәхси йорттагы янгын вакытында 2 кеше һәлак була

-- Alfia

Бөгелмәдә шәхси йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм 112 номерына кичке сәгать тугызынчыда Бөгелмәнең Гастелло урамында шәхси йорт януы хакында хәбәр иткәннәр. Урынга янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре барган. Янгынга беренче категория бирелгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче бер катлы агач йорт тулысынча янып беткән.

Тугызынчы егерме ике минутта янгында һәлак булган кешеләрнең беренчесе, сигез минуттан соң икенчесе табыла. Аларның шәхесен ачыклыйлар.

Кичке тугызынчы яртыда янгын тулысынча сүндерелгән.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле