Очучы автобуслар, җир асты шәһәрләре, космоска ял итәргә бару: 50 елдан тормышыбыз нинди булыр?

-- Лейла

Футурологлар кешеләргә җир асты шәһәрләрендә тормыш фаразлады

Очучы автобуслар һәм өскә түгел, ә аска таба үсүче биек йортлар – 50 елдан соң тормышыбыз шундый булырга мөмкин.

Лондонда Samsung Көньяк Корея гиганты ярдәмендә якындагы ярты гасырга кешелекнең Технологик үсеш тенденцияләренә багышланган доклад тәкъдим ителде.

Доклад нигезендә, 50 елдан соң мегаполислар киңлеккә һәм өскә генә түгел, аска таба да үсә башлаячак – небоскреблар җир астына китәчәк. Проектлар эшләнә инде. Җир асты биналарында торак, һәм офислар,спорт мәйданчыклары һәм бакчалар булачак дип яза The Daily Mail.

Электромобильләргә су асты маршрутлары тәэмин ителәчәк – алар үтә нык пыяладан эшләнгән үтә күренмәле туннельләрдә хәрәкәт итәчәк. Автобуслар һавадан очачак, ә элекке юлларга үсемлекләр утыртылачак.

Футурологлар 2069 елга космик туризм көчле үсеш алачак дип саный – орбитада җир белән сокланырга мөмкин булган кунакханәләр төзеләчәк.

Чыганак: realty.vesti.ru

Бәйле