Атна уртасыннан Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Атна уртасыннан Татарстанда җылы һава торышы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Соңгы вакытта республика «поляр киңлекләрнең салкын һавасында формалашкан төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында», — дип аңлата синоптиклар.

Бүген, 3 сентябрьдә, Татарстанның көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һава +14, +19 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, 4 һәм 5 сентябрьдә, республика территориясендә бераз җылытачак. Төнлә термометр баганалары нульдән +4 градуска кадәр төшәчәк, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +15..+21 градуска кадәр җылы булачак. 5 сентябрьдә урыны белән генә бераз яңгыр яварга мөмкин.

Метеорологларның фаразлавына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 6 һәм 7 сентябрьдә, Татарстанда температура фоны тагын бераз күтәреләчәк. Төнлә термометр баганалары +7 градус, көндез +17..+22 градус күрсәтәчәк. Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле