«ШАЯН ТВ» балалар каналы зур җиңүгә иреште

-- Alfia

Республика туган көнендә төрле мульфильм геройлары Казан парклары, урамнарда нәни дусларының кәефен күтәргәннән соң, «Шаян ТВ» кич белән цирк бинасында ел саен “Карусель” каналы үткәрә торган “Главные герои” милли балалар премиясен тапшыру тантанасында катнашты.

«Премия тапшыру тантанасы  тылсымлы кичкә әйләнде. “Карусель” каналы алып баручыларын күрү, мультфильмнарда яңгыраган җырларга кушылып бию, чит төбәкләрдән килгән балалар белән бергә күңел ачу, алай гына да түгел, зал белән татар телендә сүзләр кабатлау чын могҗизага әйләнде.

Премиянең төп хөкемдарлары да балалар бит! Россия телевидениесендә төп геройларның кемнәр икәнен нәкъ менә алар билгеләде. Иң куанычлысы: «ШАЯН ТВ» ның җиңүчеләр рәтендә булуы иде. Ничә ай гына эшләвенә карамастан, “Ел ачышы” номинациясендә зур җиңүгә ирештек! Бу – безнең уртак җиңү! Тамашачылар никадәр яратып караса, без шулкадәр тырышып эшлибез! Безнең геройлар да сезнең иң якын дусларыгызга әйләнер, дип ышанабыз», — ди «Шаян ТВ»лылар.

Мәгълүмат: shayantv.ru

Бәйле