Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссерсыз калды. Мәдәният министры Ирада Әюпованың бу уңайдан матбугат чараларына тараткан җавабында, ике елсыз театрга баш режиссер билгеләнмәячәк диелгән. Режиссер Рәшит Заһидуллин үзенең эштән алыначагын интернеттан укып белгәнен хәбәр итте. Театрның иҗат төркеме ризасызлык белдергәч, министрның 5 сентябрь очрашуга киләчәге хәбәр ителгән. Ләкин очрашуга аның ярдәмчеләре генә килде.
Театрга соңгы елларда тамашачы кызыксынуы сүнде. «Итил суы ака торур», «Башмагым», «Йосыф-Зөләйха» кебек көчле спектакльләр белән тарихка кереп калган театр җиңелрәк тамашаларга өстенлек бирә башлады. Берничә ел элек режиссер Резеда Гарипова театрны җанландырып алган иде, ул декрет ялына китте. Театр һәр яктан артта кала башлады. Моның сәбәбе беренче чиратта мөдир белән режиссерның аңлашып, килешеп эшләмәвендә.
Мөнәсәбәтләр театрны музыкаль театр итеп үзгәртү тәкъдиме килеп чыккач кискенләште. Режиссер Азатлыкка биргән интервьюсында коллективны саклап калу өчен, бу театр концепциясен төзүдән баш тарттым, дип белдерде. Нәтиҗәдә, нәкъ бер ел вакыт үткәч, аның белән хезмәт килешүе яңартылмады.
Министр урынбасарлары Юлия Әдһәмова белән Ленар Хәкимҗанов коллектив белән ябык ишекләр артында очрашырга булды. Артистлар журналистларны да кертүне таләп итте. Журналистлар очрашуның кайбер өлешләрен генә тыңлый алдылар. Коллективның икегә бүленүе, соңгы чиккә җитүләре күзгә ташланды. Җитәкчеләр конкрет сорауларга төгәл җавап бирә алмадылар. Артистлар «Башмагым» спетакле вакытында штанкетканың ишелеп төшүе, сәхнә алдында монитор булмавы һәм башка бик күп техник кимчелекләрне санап чыктылар.
Килгән режиссерлар белән эшләгәнче бәлки безгә уңайлыклар булдырырга кирәктер дигән сорау куйдылар. Министрлык вәкилләре игътибарны арттырырбыз дип ышандырдылар. Артист Артем Пискуновның, баш режиссерны алуның сәбәбе нәрсәдә, актерлар начар уйныймы, техник персонал эшләп бетермиме, дирекция гаеплеме, дигән сорауларына да төгәл җавап булмады. Артист Зөлфәт Закиров, без яңалыкка әзер, ләкин әйдәгез, тулаем үзгәреш булсын, җитәкчелек тулаем алмашсын, дип тәкъдим иткәч, Ленар Хәкимҗанов, нишләптер, театрны кышка кергәндә җитәкчесез калдырырга ярамый диде.
Режиссер Резеда Гарипова исә, режиссерны эштән алу – ул бары тик сәбәп кенә дигән фикердә:
– Монда хикмәт режиссерның эштән алынуында түгел, ә татар театрында яңа юнәлеш тудырырга тырышуда. Рәшит Заһидуллин моны кабул итмәде. Ул эшләгән 26 елда театр сәхнәсендә беркайчан да шәрә кешеләр, интим күренешләр булмады, сүгенү сүзләре яңгырамады. Бүген, алар әйткәнчә, режиссерны лаеклы ялга җибәреп, театр үз юнәлешен югалтты. Бу нәрсәгә китерәчәк? Мине бу сорау куркыта. Режиссерны эштә калдырып та яңарып булыр иде. Ул беркайчан да монда башка режиссерларның килүенә каршы булмады. Ул тәҗрибәләргә, яңалыкка ачык иде.
Ләкин кабул итмәгән әйберләре дә бар иде. Мәсәлән, чишенүле күренешле яңа пьесаларны кабул итмәде. Мин режиссерсыз калуны – театрны бетерү дип уйлыйм. Чөнки монда театрның нәрсә икәнен бөтенләй дә аңламаган җитәкчелек кала. Ә сезонны ачарга, репетицияләр үткәрергә кирәк. Фәнис Мөсәгыйтов (театр мөдире – ред.) үткәрәчәкме аны? Югары дәрәҗәдәге режиссерны яшь, яңача карашлы режиссерга алмаштыру – гадел алым булмас, дип саныйм. Шуңа бу театрда киләчәгемне күрмим.
Тинчурин театрындагы вазгыятькә багышланган җыелышта артистлар да үз фикерләрен белдерде. Алар бу хәлнең сәбәпләрен барладылар, мөдир белән режиссер арасындагы низагның кайчан, ни өчен килеп чыгуын аңлатырга тырыштылар.
Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан