Җырчы Лилия Хәйруллина Төркиядә диңгез буенда ял итә икән. Ул купальник кына киеп төшкән фотоларын инстаграмдагы сәхифәсенә куйган.
«Мин ял иткәндә дә 7.30 сәгатьтә торам», — дип язып куйган ул.
Язылучылары Лилиянең кыяфәтен ошаткан. Аның купальнигын мактыйлар, фигурасына сокланалар. «Зерә генә спортзалга йөрмисең икән», диләр.
«Сезнең матурлыктан кайф тотам», — дип язган бер кеше.
Лилиягә иптәш булып барырга теләк белдерүче дә табылган.
«Күрсәтерлек әйберең булгач, яхшы инде», — дип язган бер инстачы.