Казанда булган юл һәлакәте урыныннан видеокадрлар чыкты

-- Alfia

Казанда “Мазда” автомобиле “Киа” машинасына бәрелеп, капланган. Авария урыныннан видеокадрларны социаль челтәр кулланучылары чыгарды.

Аларның мәгълүматы буенча, авария Салмачы бистәсенең Яфраклы урамында булган. “Мазда” каршы як полосага чыккан һәм “Киа” машинасына бәрелгән. Бәрелүдән “Мазда” ян ягына капланган һәм автомобильнең сул тәгәрмәче өзелеп төшкән.

Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле