Алла Пугачеваның замогын сүтәләр?!

-- Лейла

СССР халык артисты Алла Пугачева һәм аның ире Максим Галкин НТВ телеканалында «Син ышанмассың» программасы эфирында күршеләре шикаяте аркасында Мәскәү өлкәсенең Грязь авылында аларның йортын сүтү ихтималы турындагы сорауга җавап бирде.

Искәртеп узабыз, элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында авыл халкының, шулай ук кайбер җәмәгатьчеләрнең замок дип аталган күп катлы шәһәр читендәге йорт төзелешен тәнкыйтьләүләре турында мәгълүмат булган иде. Язмаларда хәбәр ителгәнчә, кайберәүләр замокны сүтүне таләп иткән. Шаһитлар йорт тирәсендә инде төзелеш техникасын күрүләрен хәбәр иткән.

Әмма Алла Пугачева мондый шикаятьләр турында беренче тапкыр ишетүен әйтте. «Юк. Без мондый гаризалар турында берни дә ишетмәдек. Мин хәтта белмәдем. Бу барысы да ялган», — диде ул. Пугачева шулай ук өч катлы замокны сүтәргә кирәклеге турындагы язмалар аны кызыксындырмый, дип өстәде.

Шул ук вакытта программада юрист Ярослав Михайлов Грязьдә яшәүчедән, белем буенча медикның гаризасы барлыгын хәбәр итте, ул Пугачева һәм Галкин йорты күрше участокларга күләгә ташлый, шуңа бәйле рәвештә анда яктылык буенча санитар нормалар бозылган.

Чыганак: www.mk.ru

Бәйле