«Гафу ит мине, Самара!» — Дима Билан чын дөресен сөйләгәч, башка йолдызлар аңа яза башлый [видео]

-- Лейла

Җырчы Дима Биланның продюсеры Яна Рудковская аның Самарада исерек килеш чыгыш ясавына үз карашын белдерде. Инстаграм битендә Билан Самара халкыннан исерек килеш сәхнәгә чыкканы өчен кичерүләрен сорый. Рудковская булган җәнҗалдан соң: «Самара гафу итәр дип ышанам» дип белдерде.

Шулай ук Билан Самарада бушлай концерт бирергә, ә шәһәр халкына балалар мәйданчыгы бүләк итәргә ниятләве турында сөйләде.

« Шәһәргә балалар мәйданчыгы, балалар хастаханәсе өчен аппарат көтәбез», — дип яза Рудковская җырчыга аның зур артист булуын һәм хатага хокукы булмавын искәртеп. «Самара сине кичерер дип өметләнәм… Чөнки Самарада иң игелекле һәм ярдәмчел кешеләр яши», — дип ассызыклады продюсер.

Шәһәр көне уңаеннан чыгышында Биланның сәер тәртибе төшерелгән видео интернетта урын алгын: ул микрофонны төшереп җибәргән, пластик шешәдән суны бик акрын эчкән һәм сәер хәрәкәтләр кылган.

Чыганак: www.mk.ru

Бәйле