Марат Шәйбәков белән Әнвәр Нургалиев дуслармы? Җырчы булганчы ул кем була? [видео]

-- Лейла

//Татар Тудей//

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков Татар Тудейга Казанда кайсы концерт залы ошавын, Татарстанның кайсы районнарын аеруча истә калдыруын сөйләде. Якташы, танылган җырчы Әнвәр Нургалиевның юбилеенда нигә ул булмавын да әйтте. «Сез дуслармы?» дигән сорауга да җавап бирде. Ә сүзне без тиздән башланачак гастрольләреннән башладык.

 

— Марат быел да Татарстанга киләсез дип күрдек, кайларда буласыз? 

— Киләм, 16 октябрьдә. Узган ел Ленин мәдәният йортында куйган идек, быел да шунда булачак. Концертларны тора-бара Казанның Филармония залында куярга исәп.

— Башкортстанда да гастрольләрегез барамы?

— 25, 26, 27 октябрьдә Уфа шәһәрендә өч концертым булачак. Аннары Баулыдан соң янә Башкортстан буенча йөриячәкбез. Себер якларына да барырга ниятләп торабыз.

Төркемегез яңартылдымы? Чибәр кызларны каян табасыз?

— Төркем шул ук, биючеләр яңартылып тора. Кызларны кастинг аша сайлыйбыз.

— Репертуар ничек, яңа җырлар булачакмы?

— 7-8 яңа җыр эшлим. Айдар Тимербаевтан бер җыр алдым. Аранжировкасын эшләдем, тавыш яздырасы бар. Бик матур җыр килеп чыкты. Үзебез дә язабыз, тегеннән дә алабыз — шулай эшлибез инде. Хәзер җыр сайлавы бик авыр. Алып карыйсың — матур кебек, җырлап карыйсың — бөтенләй туры килми. Алдың да, эшләп китте дигән сүз түгел. Җыр күңелгә ятмаса, җырламыйм.

— Татарстан белән Башкортстанда концерт куюның нинди үзенчәлеге бар?

— Бәләкәй чакта йокларга яткач, әти Казан радиосын куша иде. Ул нинди радио булгандыр, хәтерләмим. Без ике сәгать шул радионы тыңлый идек. Ул вакытта Казан минем өчен әллә кайда еракта сыман иде. Хәзер Казанга бакчага чыгып кергән кебек кенә кайтам. Мин бит килеп җырлыйм да, кайтып китәм. Төнлә йокы килсә, туктап чәй эчеп алам.

— Татарстанның кайсы районы аеруча истә калды?

— Берсен дә аерып әйтәсе килми. Бөтен җирдә дә әйбәт каршы алалар. Азнакайлылар бәлешләр пешереп алып килгәннәр иде. Былтыр Чаллы, Түбән Камада булган идем, тагын да күбрәк районга чыгарга исәп. Быел тальян белән дә җырлыйсы иде.

— Җырчы булмасагыз, кайсы һөнәр иясе булыр идегез?

— Бәләкәйдән үк, артист булам дип иншалар яза идем. Башка бер нәрсә дә килми иде. Бәләкәйдән үк гармун уйнап үскәч, баянчы булырга хыялландым. Филармониядә эшли башлагач, җырлап карадым да, халык дәррәү кул чапты, тагын җырлавымны сорадылар. Ул вакытта алып баручы Марат Кәбиров «Аның бүтән җыры юк» — дигәч, «уянып» киттем.

— Сез хәзер Уфада Филармония артистымы?

— Юк, мин үземә — үзем артист. Филармонидә бик күп еллар баянчы булып эшләдем. Фән Вәлиәхмәтов, Кәтүк бабай («Кызык мәзәк төркеме»), Ризван Хәкимовларга уйнадым.

—  Әнвәр Нургалиев белән сез дуслармы? Төрле сүзләр йөри башлады, көнләшмисезме дип тә сорадылар…

— Электән үк бергә. Без дошман түгел. Гаиләләр белән дусларның туган көннәренә йөрибез. Әлегә бер-беребезнең концертларда чыгыш ясарга уйламыйбыз. Һәр кешенең үз эше бит, гастрольләр дигәндәй.

— Аның Уфада узган юбилеенда да булмадыгыз кебек..

— Юк, Себердә гастрольдә булдым. Әнвәр белән без дуслар, барсы да тәртиптә, конфликт булганы юк.

 

Бәйле