«-Әтиләре генә исән булсын», — дип теләкләрен тели. Тик язмыш кына аларга рәхимсез була… [тормыштан алынды]

-- Лейла

Өченче килүе дә бушка булды Динораның. Вакыт узу аның файдасына түгел икәнен яхшы аңлый да соң, тик ни эшлисең? Табибка эләгү ансат кына түгел. Беренчедән, Динора, чит ил гражданкасы, икенчедән, андый хәлне табиблар бик өнәп бетерми. Тагын атна-ун көн һәм карынындагы сабыена җан керәчәк. Юк, Динора бу хакта уйларга да теләми. Кирәкми аңа бала. Ул бит бирегә укырга, диплом алып, Үзбәкстанына югары белемле белгеч булып кайтырга дип килде. Ә югары белемле хатын-кыз туган илендә ай-һай ничек хөрмәттә. Әнә, дәрескә звонок шалтырады. Яңа костюмда, үкчәле туфлиларда, озын кара чәчләрен өскә өеп куеп, кулына бер кочак китап-дәфтәрләр тотып класска горур үтә ул. Укучылары аны басып сәламли. Бүгеннән ул барсы өчен дә Динора Отабековна. Ташкентта ул үзбәк балаларына рус теле серләрен ачачак. Күр әле, бер хатасыз, иң төгәл, иң матур итеп рус телендә сөйләшкән балалар да аның укучылары бит!

Шушы татлы уйлары йөклелекне бәхетле бер мизгелдәй кабул итеп, ул сабыйны дөньяга тудырырга вакыт та, ирек тә, теләк тә калдырмый иде.

Алты малайдан соң төпчек кыз булып туа Динора. Җиденче майда, җиденче сабыен кулына алган ана җир-күк сөенә:

– Ни булган ди хәерче булсак, һәр сабый үз ризыгы белән дөньяга килә, диләр. Ачтан тилмереп утырмасбыз әле. Әтиләре генә исән булсын, — дип теләкләрен тели. Тик язмыш кына аларга рәхимсез була. Уйламаганда гаилә терәксез кала. Әтиләре Отабек җиде баласын, хатынын ялгыз калдырып, вафат була. Авыр кичерә бу хәлне Тимеровлар. Әниләре көзге кыраудан калган чәчәк кебек корый, сулыга. Илдәге гореф-гадәт буенча әтиләре вафатыннан соң өлкән ул баш булып кала. Җанбай аның күзенә карап торган якыннарына терәк-таяныч булып, акча юнәтеп, апайларын аякка бастыру урынына бойрык биреп, кычкыртып торуны алга ала. Кул күтәрергә дә күп сорамый. Динорага да тыныч көннәр бетә. Җанбай өйләнеп, йортка килен төшкәч, кыз гомумән артык кашыкка әйләнә. Хәтта әнисе дә яклап чыга алмый. Бер көн килеп ул кызына теләкләрен җиткерә: – Кызым, алты улымнан соң кулыма алган алтын бөртегем минем, ничек кенә авыр булса да, бүген мин синең китүеңне теләр идем. Абыең сүзеннән чыга алмасбыз. Мин синең мул тормышта яшәвеңне телим. Ә моның өчен укырга кирәк. Шул чакта гына хөрмәтле, сүзең үтемле булыр, юк-барлар рәнҗетмәс. Бар, кызым, юллан…

Мөселманнар күпләп яшәгән төбәк дип Динора Башкортстанны сайлый. Көз ахыры була бу. Болай да сагыш баскан күңеленә шом өстәп, кар катыш яңгыр ява. Салкын эре бөртекләр, әйтерсең дә, кызның җиңелчә генә пальтосы аркылы үтеп җанына ук сеңә, чәче аркылы агып төшеп, күз яшьләре белән кушыла. Дөньяда иң куркынычы билгесезлек, диләр. Аның бу кадәр дә шомлы булуын күз алдына да китерми иде Динора. «Әнекәем, кайларга җибәрдең мине? Ничекләр түзим? Кайларга барыйм?» — дип үз-үзенә сөйләп кибет ышыгына кереп басты ул. Аз гына җылы булып китте аңа. Күзләрен йомып туган ягының җылы кояшын исенә төшерде. «Инде кояш баейдыр. Үтә эссе көннән соң аның кызарып баюы нинди матур. Көн бераз сүрелә төшә. Җанлылык сизелә башлый. Иптәш кызлары янына ашыга ул. Тик серләшеп торырга абыйсы ганы ирек бири. «Ә» дигәнче чакырып ала».

– Девушка, не стойте на пути! Встали тут! – дигән усал тавышка сискәнеп китте Динора. Автобус тукталышы янынына ашыкты. Баганада «Требуется сиделка» дигән белдерүгә күзе төште. *** Звонокка басарга үрелгән генә иде: «Ишек ачык, үтегез» — дип ягымлы ганы итеп дәштеләр аңа. Динора зур сумкасын сөйрәп керергә батырчылык итмәде, ишек артында калдырды. Акрын гына узды. Зур, заманча җиһазланган бик тә матур фатир иде. Җиңелчә караңгылык. Светильник кына зур залга саран утларын сибә. Смартфонда ниндидер көй уйный. – Ачуланмагыз инде, бик мәшгуль идем, чыгып каршы алалмыйм, үтегез минем янга. Динора песи кебек шым гына атлады.

– Дамир булам, — дип кулын сузды, бик зур караватта яткан ир. (Мәшгуль имеш, дип уйлап куйды кыз.)

– Бик шатмын, мин Динора.

–Нигә әле болай шатланасыз, әллә минем хәлне күреп?

– Юкчы, гафу итегез. Мин сезнең белән танышуга һәм сезнең мөселман булуыгызга шатланам. Мин бит үзбәк кызы.

– Беләм инде.

– Ә кайдан беләсез?

– Йөзегездән һәм сөйләшүегезден.

– Ә, әйе.

Шулчак икесе дә көлеп җибәрде. Тәүге танышу әнә шулай узды. Урын өстендә яткан 45 яшьләр чамасындага ир-ат булып чыкты ул. Табиблар аңа ярты ел аягына басмаска кушкан. Еракта яшәгән әти-әнисен, туганнарын борчырга теләмәгән ул. Шулай да иң авыр чакта әнисе яныннан китмәгән.

Дамир мәктәптә яхшы укып, Казанда төзүче-инженер һөнәрен үзләштерә. Заманы шул бит, егет дәүләткә эшләргә теләми. Зур кредитлар алып, үз эшен ачып җибәрә. Үсә, эшчеләр ала. Үзе гел юлда. Шул ыгы-зыгылы чорда шәхси тормышына бөтенләй әйләнеп карамый. Билгеле, акчалы, аягында нык басып торган ир-ат яныннан кызлар өзелми. Әле ресторан, әле күл буенда ял итеп кайту… Әмма өйләнеп, дөнья көтәрлекне очратмый. Ерак юлдан кайтып төшкән генә була. Чираттагы таныш кызы иптәшенең туган көненә чакыра. Бәйрәмнән кайтканда юл халәкәтенә очрый. Беркем дә гаепле булмый. Руль артында йоклап китә. Ярый әле үзе генә була. Югыйсә…

– Сезнең бурычыгыз миңа ашарга пешереп ашату, киемнәремне юу һәм дарулар бирү булыр. Юындырырга икетуган абыем килеп йөриячәк. Кыен булмаса, ара-тирә сезнең белән бергәләп кинолар карарга теләр идем. Аларны караганда ук кемгәдер фикерләремне җиткерергә яратам. Һәм миннән сезгә тәүлегенә 1 мең сум. Инде соң , сезгә иртәгә кадәр уйларга вакыт бирәм. Кунар җирегез булмаса, каршыдагы бүлмә сезнеке.

Бу килешүгә кул куйганчы Динора иртүк торып, хуҗа уянганчы иртәнге ашны хәстәрләгән, тузаннарны сөртеп чыккан иде инде. Эштән беркайчан да курыкмады ул. Уртача хәлле ишле гаиләдә үсте бит ул. Озак еллар чирле дәү әнисен дә тәрбияләде. Бер кичтә утызар-кырыгар булып килеп җиткән кунакларны сыйлауда, өстәл җыештыруларда да алдан йөгерде.

Дамирның хәлләре шәптән булмавына ул беренче төндә үк сизенде. Гел шаяру катыш сөйләшкән, ачык йөзле ир төне буе ыңгырашып, саташып чыкты. Көн артыннан көн үтте. Динора бар булмышын Дамирны тәрбияләүгә багышлады. Үзенең ни сәбәпле Башкортстанга килүен әлегә беркемгә дә әйтмәде. -Сагынудан да авыры юк, әйме Динора? — дип кичке сериал караганда кинәт кенә әйтеп ташлады Дамир.

– Берәрсен сагынасыңмы Дамир?

– Мин түгел син сагынасың Динора. Сагынуың сары сагыш булып йөзеңә чыкты. Үзең кино карыйсың, ә уйларың еракта. Ике ай узды, ә син һаман минем фатирга ни сәбәпле килеп керүең турыда сөйләмәдең. Карале, Динора, син бит миңа әле булса һаман чын үзбәк

пылауы пешереп ашатмадың. Әллә үзбәккчә кичке аш оештырабызмы?! Шул сүзләрне генә көткәндәй, Динора сикереп торды да, тышка чыгып йөгерде. Кибеттән ул ике олы сумка күтәреп чак кайтып керде. Туры аш бүлмәсенә үтте ул. Бераздан тәмле итеп кызган ит исе фатирга таралды. Ә Дамир аны тагын да ныграк дәртләндереп үзбәк җырын кабызды. Икесенә олы бер табын корды Динора. Пылаудан тыш башка үзбәк тәм-томнары да күп иде. Олы телемнәр белән киселгән карбыз, кавын, кечкенә савытларда татлы җимешләр. 46 яшенә җитеп, Дамирның мондый да тәмле пылау ашаганы юк иде. Шул кичен Динора барысын да Дамирга сөйләде. Аның әле яшәргә урыны булмаганлыгын, шунлыктан гына караучы булып кергәнен һәм Дамир аякка басса да, басмаса да икенче елга укырга кереп, аны ташлап чыгып китәчәген дә әйтте. Бу ачыктан-ачык сөйләшү соңгысы булгандыр, дип уйлап Дамир йокысыннан уянуга ук чемоданын тотып каршына чыгып басты кыз.

– Стоп, Динора, син мин йоклаганнан файдаланып, затлы әйберләремне урлап, талап чыгып китәргә булдыңмы? Тиз генә сумкаңны бушат әле. Югыйсә, хәзер полиция чакыртам! — дип күзен ачу белән каты гына дәште Дамир. Яшьле күзләрен челт-челт йомып, калтыранган куллары белән тиз-тиз генә сумкасын бушатырга тотынды. Үзе бер туктамый: «Син нәрсә, син нәрсә, Дамир, мин кшенең энәсенә дә тигәнем юк», — дип кабатлады. Сумканың төбен күрсәткәч Дамир:

– Ә хәзер, Динора, шул әйберләреңне кирегә бүлмәңә кертеп куй һәм миңа кайнар чәй чыгар яме. Безнең килешү алты айга төзелде. Мин сиңа әле китәргә рөхсәт бирмәдем. Динора кычкырып елап җибәрде.

*** – Саумысыз, мин Динора Тимерова. Моннан дүрт ай элек сездә дәваланган Дамир Мингәрәевның караучысы булам. Сезне бер атна сагалап йөрим инде. Берничә генә минут вакытыгызны бүлмәссез микә? Аңлавымча сез аңа операция ясаган хирург буласыз?

– Утырыгыз Динора. Озак сөйләшергә вакытым юк, шулай да соравыгызга җавап бирермен. Нинди мәсьәлә борчый? Дамирны хәтерлим, аның хәле ничек?

– Хәле шәптән түгел Урал Хәкимович, менә инде дүрт ай тәрбиялим, ә алга китеш сизелми. Дөресен генә әйтим, иң кыены шул: мин бит аны карарга дип килмәдем, миңа укырга кирәк, диплом алып туган илемә кайтарга, ә мин аңа иләшә башладым. Көн узган саен Дамир миңа якынрак була башлады. Артыбан да хәле яхшырмаса, ничек ташлап чыгып китүемне күз алдына да китрмим. Бәлки аңа ниндидер ярдәм кирәктер, бәлки дәвалау җитмәгәндер?! Акчада эш тормый. Менә алыгыз, ул түләгән эш хакының мин бер сумын да тотмадым. Алыгыз.

– Динора, хәзер үк акчагызны алып куегыз! Дамир тиешеле медицина тикшерүе узды, иң оста

табиблар операция ясады, реабилитация курсы узды, хәтта чит ил табиблары белән элемтәдә тордык. Без кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Вакыт кирәк, вакыт, сабыр булыгыз. Ә менә оста массаж ясаучы тапсагыз комачауламас. Һәм тагын, табиб буларак мин сезгә моны әйтергә тиеш түгел, шулай да менә бу номерга шалтыратып карагыз. Бу традицион булмаган медицина клиникасы. Ныклап аңлагыз, Динора, бу сер булып калсын. Мин әйтте дип беркемгә дә сөйләмәгез. Ә хәзер гафу итегез, мине пациент көтә. Бәхет кошы тотты мени Динора. Тик шулай да шалтыратканчы Дамир белән киңәшләшеп алырга кирәктер дип уйлады. Ә менә массажны ул үзе дә ясый ала. Дәү әнисенә бит аны көн дә ясый иде. Файдасы тия иде. Югыйсә: «Балкаем, кулларың бигрәкләр дә шифалы, ифрат җиңел булып китә», — дип юкка гына әйтмәгәндер. Шулай да Дамир үзбәк әбисе түгел. Ышанмас, ясатмас. Кискен карарга килеп, Динора массажлар курсына язылды. Акчасын да кызганмады. Тик менә көн аралаш сәбәп табып чыгып китү генә кыенлашты.

***

– Син нишлисең ул анда Динора?

– Бигрәк тагын түземсезсең Дамир. Әнием әйтмәшле, кайчакта канны эчәсең. Тә-әк, хәзер әзер булам, бераз гына көт. Менә инде чыгам. Пам-ба-бам!

– Синме бу, Динора? — каршысында кыскача ак халат, калфак кигән, бер кулына таныклык, икенчесенә шешәдә ниндидер сәер май тоткан шәфкать туташы басып тора иде.

– Тәк, Дамир, яшьлегем синең караватың янында узып бара. Ничә ай Уфада яшәп мин бит әле бер тапкыр театрга да бармадым, «Башкортстан» ресторанына да булмадым. Бу бит башка сыймаслык хәл. Синең оятың бармы? Күпме болай ятарга уйлыйсың, ә? Сиңа ике ай вакыт. Исеңдә булса, май башында безнең килешү тәмамлана. Минем бит әле имтиханнарга да хәзерләнәсем бар. Мәле, минем массаж ясарга хокук бирә торган таныклыгым белән таныша тор әлегә. Ә мин үз эшемне башлыйм. Онытып торам, массажга аерым хак. Дамир телсез калды. Ничек инде ул үз сәламәтлеген ниндидер урамнан килеп кергән үзбәк кызына тапшырсын? Беренче уе шул булды. Ярый, моннан да начар булмас әле, дип икенчегә уйлады. Ул риза булганчы, Динора дәү әнисе өйртәкәнчә җитен маена ачы борыч кушып ясалган төнәтмәне аның аркасына сылый иде инде. Баштарак ышанмады Дамир. Ничек инде тәҗрибәле табиблар ярдәм итә алмаганда ниндидер үзбәк мае аны аягына бастырсын? Булуы мөмкин түгел. -Хәерле иртә, Дамир. Бүген төнлә тыныч йокладың, ыңгырашмадың, дип Динора хәйләкәр генә елмаеп аш бүлмәсенә узды. Дамир үзен соңгы көннәрдә чынлап та җиңелрәк тоя иде. Тик моны кычкырып кына әйтмәде. Динора күрмәгәндә аякларын аз гына кузгатып карый. Ничектер тыңлашкан кебекләр.

Массаж алуга бер ай үтте дигәндә Динора Дамирга тагын бер сюрприз эшләде. Халатының күкрәк кесәсенә матурлап салынган телефон номерын тапшырды. Дөресрәге, үзенә алырга кушты. Дамир нидер сорый башлаганчы:

– Бу традицион булмаган медицина клиникасы номеры. Монда чын могҗиза ясыйлар.

Сораштым, өметсез авырулар да аякланып кайтып китә икән. Анды хәтта Кытайның үзеннән килгән табиблар эшли икән. Хәзер үк шалтырат. Абыең белән үзем сөйләшермен. Иртәгәдән анда йөри башлаячакбыз. Юк икән, мин Үзбәкстанга кайтып китәм. Әнием дә сагынган, имтиханнарыңа кадәр кайтып кит ди, — дип тиз генә сөйләп үтте һәм телефоныннан Уфа-Сәмәрканд самолет рейсларын карый башлады. Ә бер күзе белән Дамирны күзәтте. Иллене куып барган ир узаманы 25 яшьлек кыз алдында тагын югалып калды. Юк, ул ниндидер сихерчеләргә, күрәзәчеләргә ышана торган ир түгел. Бармаячак анда. Ә икенче яклап уйласаң, соңгы айда аның хәле күзгә күренеп яхшырды бит. Кичә тәүге тапкыр терәлеп, ярым утырган хәлдә дә торып карады. Килеп чыкты бит. Динора аның белән ничектер бик җиңел идарә итә иде. Менә кискен фикердә торган Дамир үзгәрә дә куя, эри дә китә. Әллә инде мәхәббәт дигәнең шул була? Юк булуы мөмкин түгел! Бу уйларына чумып утырган арада: «Алло, здравствуйте, мне пожалуйста один билет до Самарканда на завтра», дип хәйләкәр генә дәшкән Динораның тавышыннан «уянып» китте.

– Ярый, кызыкай, уйларга вакыт куймыйсың. Шалтыратам. Тик бу кыйммәткә төшәчәк. Мин эшләмим, барлык акчаны сиңа биреп барам. Яртысын син түләрсеңме соң? -дип шаярмакчы иде:

– Дамир бер уйламый бирер идем, массаж курсларына укырга тоттым бит мин аларны, -дип әйтергә мәҗбүр булды Динора. Дамирга моңа кадәр бер тапкыр да бу кадәр кыен булганы юк иде. Тик сүз әйтелде. Ул аны аякка бастырыр өчен барлык акчасын түккән, көнен-төнен аңа багышлый, ә ул рәхмәтсез, ни әйтте?!

***

– Дамир, син могҗизага ышанасыңмы?

– Хәзер ышанам?

-Ә ни өчен?

– Шулкадәр гадисең дә инде син, Динора. Телисеңме хәзер торып басам да, менә шул паркны тутырып «Үзбәк кызы Динора мине аякка бастырды-ы!!!» дип кычкырам.

– Юк, ашыкма. Табиблар сиңа утырырга гына ярый, басырга иртәрәк диделәр. Тагын чак кына түз, басарсың, кычкырырсың. Тик мин булмам.

– Ничек инде булмам? Син тагын мине ташлап китмәкче булдыңмы?

– Тагын түгел, алдгылары шаяру иде, монысы чынлап.

– Тукта!

– Дамир эндәшми тор, син бит минем нинди максат белән килгәнемне беләсең. Миңа укырга кирәк. Минем укытучы буласым килә. Үзбәкстанга кайтып балаларны бөек рус теленә өйрәтәсем килә. Туган ягымны ничек өзелеп сагынганымны белсәң иде! Ачуланма, зинһар, миңа монда һава җитми, кояш җитми. Дамир мин сиңа чикесез рәхмәтлемен. Син миңа дөньяны башкача күрергә өйрәттең. Синең белән бергә мин дә көрәштем, өметләндем, җиңдем. Инде сиңа күп калмады. Тиздән аягыңа басарга рөхсәт итәрләр. Акрынлап бизнесыңа кайтырсың. Әти-әниең, туганнарың, дусларың белән көчле син. Инде нигә кирәк мин сиңа? Кайдадыр бик озак йөгерде Динора. Аңа чынлап та һава җитми иде. Башы да әйләнгән кебек. Күңеле дә болгана. Таң атканчы Агыйдел ярында утырды. Ә җәйге таң бик тиз ата. Менә генә моңсу булып баеган иде. Инде өмет чаткылары булган нурларын тагын җир өстенә өләшә. Их, шул чаткының берсен генә тотып алырга икән?!

Өч кенә, өч кенә көн үтте күрешмәгәннәренә. Ә ул Дамирны өзелеп сагынды. Юк, сагынырга, бигрәк тә яратырга тиеш түгел ул аны. Мәхәббәт эзләп килмәде ул монда. Карынындагы сабыйны да Дамир белергә тиеш түгел. Аңардан котылырга кирәк һәм Дамир белән бәйле тормыш битен ябарга.

***

– Кем чиратта үтегез, — дип ишек аша башын тыгып кычкырды шәфкать туташы. Ничә атна саклап йөргән табибка керергә, йөклелекне өздерергә ниһаять мөмкинчелек туды. Тик Динораның бүген аягы анда тартмый иде. Шулчак телефонына хәбәр килде. Ачса, Дамир фотосын җибәргән һәм ул басып тора! Ә аста язу. Ташлама мине, фәрештәм!..

Ә шәфкать туташы тагын дәште:

– Керегез, нигә вакытны сузасыз, табибны көттермәгез Тимерова!

Автор: Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВ
Чыганак: tatvestnik-t.rbsmi.ru

Бәйле