“Юкка алдыйм” – җырчы Лилия Гыйматдинова ни өчен мондый тема ала, ул без белмәгән якларын ачты

-- Лейла

//Татар Тудей//

Җырчы Лилия Гыйматдинова Татар Тудейга “Юкка алдыйм” исемле яңа җырның ничек язылуын сөйләде. Күңелем белән мин 18дә ди ул, ничә яшьлекләр аны тыңлый, аңа еш алдаларга туры киләме? Ул әлеге һәм башка сорауларга җавап биреп, аның турында без әле белмәгән якларына аңлатма бирде.

– Лилия сезнең яңа язылган “Юкка алдыйм” җырында сүз сезнең турыда барамы, әллә җыр өчен махсус шундый тема алындымы?

– Бу җырның темасын миңа сүзләр авторы — Нур Амстердам тәкъдим итте, Салават Шәехов көен язды. Бу җыр миңа бик ошады. Мин аны үземә туры килгәнгә түгел, ә актуаль темага язылганга җырларга булдым.

– Нигә шундый исем сайладыгыз, бу авторлар белән даими эшлисезме?

– Җырның исемен үзем уйлап чыгармадым. Ул шигырь юлларыннан алынган исем. Әлбәттә, ул мәзәгрәк, аңлыйм. Ләкин шигыре шулай туры килгән, шуңа калдырырга булдык. Нур Амстердам белән беренче тапкыр эшлим. Салават Шәехов белән электән эшлибез. Аның белән инде бик күп җырларым язылды. Бик яратам һәм хөрмәт итәм аны. Нур Амстердам миңа күптән инде: “Әйдә, бергәләп эшлик. Әйдә, җыр яздырыйк”, дип йөрде. Ниһаять инде, шулай беренче уртак иҗат җимешебез туды.

– Моннан тыш яңа җырлар булачакмы, сезгә тагын нинди темага җырлар җитми дип уйлыйсыз?

– Алла боерса, алдагы җырым кыш турында була. Минем кыш турында җырларым юк. Кыш турында җырлыйсым килә. Йә Яңа елга багышлап, йә болай кыш турында. Аннары быел Сабантуйларда — Сабантуй турындагы җырлар нык җитмәде миңа. Шуның турында язасы килә. Алла боерса, киләчәктә шушы темаларны үземнең җырларымда күтәрермен дип уйлыйм.

– Бу «Юкка алдыйм» җыры ничә яшьтәге кешеләргә юнәлгән, сезнең тыңлаучылар күбрәк кемнәр, ничә яшьлекләр, анлизлап караганыгыз бармы?

– Ничә яшьлекләр дип инде, шул 13-15 яшьләрдә башлап, 30-35 яшьләргә кадәр дип уйлыйм.

– Ничек ул яшүсмерләр дулкынында булу, аларга җырлар иҗат итү?

– Мәсәлән, җәйге “Open Air”лар булды бит инде, мисал өчен. Мин күрәм нинди тамашачы күбрәк кызыксына, кемнәр минем белән аралашалар, элемтәгә чыгалар, күбрәк яшьләр. Олы апа-абыйлар мине чакырмыйлар, ә яшьләр чакыра. Мәсәлән, Сабантуйларга мине күбрәк татар җырларын яшьләргә тәкъдим итү нияте белән эндәшәләр. Чит илләрдә быел Сабантуйларда катнаштым. Оештыручылар әйтүенчә, бу елны милли бәйрәмдә яшьләр башка елдагыга караганда күбрәк булган. Чөнки аларга нинди җырчылар килү турында мәгълүмат, афишалар килә. Һәм инде алар минем җырларымны алдан тыңлап белешәләр. Мин катнашкан Америка татарлары Сабантуенда да бик күп яшьләр иде.

– “Юкка алдыйм” дигән җырдан сүзне башлач, алдалау темасына сораулар бирәсебез килә. Сезгә еш алдаларга туры киләме? Кайсы вакытта алдау файдага дип уйлыйсыз?

– Кешене кыен хәлдә калдырырга, үпкәләтергә теләмәгәндә алдау — файдага. – Сез ихлас җырчымы? – Мин үземне ихлас җырчы дип уйлыйм. Ләкин кайбер әйберләрне әйтмәскә мөмкинмен. Бу алдау түгел, ә эндәшми калу, зирәгрәк булу.

– Инстаграмыгызда төс кыяфәтегезгә гашыйк булучылар, сезнең чибәрлеккә сокланучылар арта. Сез бу сүзләрне ничек кабул итәсез, урамда танып артыгыздан ияреп кайтырлар дип курыкмыйсызмы? Директта сезнең кияүдә булганны онытып, танышу-очрашуга чакыручылар бармы?

– Комплимент ясаучылар бик күп, танышырга теләүчеләр дә бар. Гаиләмне, балаларымны даими күрсәтеп барам, ләкин шуңа карамастан, мине кияүдә түгел дип уйлыйлар. Урамда килеп бәйләнерләр дип курыкмыйм, чөнки танышырга теләгән кешеләр начар ният белән йөрмиләр. Агрессив кешеләрне очратканым булмады.

https://www.instagram.com/p/B1o2EYvhS0s/

– Сез үзегезне матур итеп тоту өчен ниләр эшлисез? Бигрәк тә бу сорау сезнең кебек балалары булган ханымнарны борчый. Аларга нинди киңәш бирер идегез?

– Бүгенге көндә мин детокс программасын үтәм һәм смарт коктейльләр эчәм. Бу килограмнарны югалтуга йогынты ясый. Шул рәвешле гәүдә дә матурая.

– Кайбер җырчылар төс-кыяфәтләрен махсус үзәкләрдә өстәмә дә матурлыйлар, пластик операцияләр ясаталар. Рус, чит ил эстрадасында яшь, гүзәл күренү өчен тәннәре белән ниләр генә эшләмиләр. Татар эстрадасында да андыйлар бар диләр, сез ул җырчылар арасына керәсезме? Гәүдәгезгә үзгәреш кертүгә сез нинди карашта? 

– Күпме кеше – шулкадәр фикер диләр бит. Кемгәдер үз кыяфәте ошый, кемгәдер юк. Бу һәркемнең үз шәхси эше. Теләк, акча бар икән, барасың да ясатасың. Бу проблема түгел.

 

«Юкка алдалыйм» җырын тулысы белән монда тыңлый аласыз — https://music.apple.com/ru/album/юкка-алдыйм-single/1478478282

Бәйле