Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Татарстан Республикасы территориясендә 13 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән тагын томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

13-14 сентябрьдә, алдан фаразлаулар буенча, бераз яңгырлар булу ихтималы артачак. Төнлә температура +8..+13 градус, көндез +19 °..+25 градус булачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле