Елдан артык аны үги әтисе көчләп яшәгән кыз: “Түзеп яшәсәм яхшырак булыр иде…”

-- Лейла

Бер ай элек үги әтисе тарафыннан мәсхәрәләнгән Екатеринаның тарихы бар республиканы шаккатырган иде. Катя коточкыч нәрсәләрне кичергән: елдан артык аны үги әтисе көчләп яшәгән.

Кечкенә чагында Катя зур кайгы кичерә – аның әтисе үлә. Гаилә сынмый, әнисе яңадан кияүгә чыга, малай таба. Һәм… менә шундый финал. Тарих янә кабатланган. Катяның әнисе икенче тапкыр ялгыз каган, бу юлы инде ике бала белән. Энесен әтисез калдырганга Катя үзен гаепле тоя. Әнисе алдында аңа бик уңайсыз, арытаба да шулай мәсхәрәләнеп яшәсәм ни булган инде дип ул үзен “ашый”.

16 яшьлек кыз фаҗигадән соң әнисе әйткән сүзләрне исенә төшерә. Катя иң якын кешесендә нинди дә булса юаныч тапмакчы булган, ләкин әнисе кырт кискән: барысына да авыр, кайгырып утырырга вакыт юк, авырлыкларны үткәреп җибәрергә кирәк.

“Әнием барысына да авыр, кайгырып утырырга кирәкми ди. Минем әнием әйбәт. Барын да элегрәк сөйләргә кирәк иде ди ул. Мин шулкадәр күп проблемалар тудырдым! Шулкадәр буп-буш калдым, әйтерсең дә миңа 16 түгел, 40 яшь…”, — ди яшь кыз.

Катя үги әтисе көчләве хакында интернет аша язышкан танышына сөйли. Үз йортында кайчаннан бирле мәсхәрәләнеп яшәгән кызны жәлләп, егет полициягә мөрәҗәгать итә. Ә кызның полициягә мөрәҗәгать итү уенда да булмаган,аның нибары бушанасы килгән. Полиция хакында белгәч, кыз үги әтисенә сөйләргә йөгерә. Күпмедер вакыттан соң полицейскийлар ирне абзарда үле килеш таба…

Бу вакыйга өчләтә кызганыч. Беренчедән, психикасы бозыла башлаган яшь кыз кызганыч. Ул, әнисен һәм энесен бәхетсез итмим дип, мәсхәрәләнеп яшәгән. Бу бик авыр хәл. Бизмәндә кызның тынычлыгы, гыйффәтлеге һәм… әнисе белән энесе бәхете.

Икенчедән, Катяның әнисе аз булса да кызын жәлләми, юатмый. Әйтерсең дә ул аны килеп туган мәсьләдә гаепли кебек. Катя өчен дөньяда иң якын кеше – аның әнисе. Ләкин әнисе берничек якламый да, курчаламый да.

Өченчедән, Катяга ышанмаучылар күп. Имеш, үги әтисе яхшы кеше булган. Катя аңа яла яккан. Хөрмәтле кешене үлемгә этәргән.
Ә бит монда проблема җитди – психикасы какшаган кызга ярдәм күрсәтергә кирәк. Башкаларга да дәрес булырлык итеп. Изелеп яшәү беркайчан да юньлегә китергәне юк әле.

Чыганак: Өмет газетасы

Бәйле