Бу чорда аларга калийлы ашлама кирәк. Ә менә азотлылары – зарарлы, чөнки алар яшь ботаклар һәм яфрак өчен мөһим. Көзен исә бу кирәкми.
Яшел яшь ботаклар азотлы ашламадан соң дымга байый, аз гына салкыннар башлануга туңа. Мондый үсемлек кышны исән чыга алмый яки зарар күрә.
Калийлы ашламалар арасында иң билгелеләре – калий сульфаты, калий хлориды, калимагнезия, калимаг һәм калий монофосфаты. Калийлы селитра составында шулай ук калий бар, әмма селитра әле ул азотлы ашлама да. Шуңа да аны җәй көне генә кулланалар.
Җәй ахырында фосфорлы ашлама кертү дә уңышлы. Фосфор кушылмасы тамыр системасын үстерә. Тик бөтен фосфатлар да суда начар эри. Шунлыктан бу эшне көзгә калдырыгыз. Яңгыр суы белән ашлама гранулалары тулысынча эреячәк һәм агач-куаклар туклыклы матдәне үзенә алачак.
Фосфор-калийлы ашлама да файдалы. Анысы инде гадәти агач көле. Җәен аны суга болгатып сипсәләр, җәй азагы-көз башында 1 квадрат метрга 1 уч исәбеннән туфракка гына да сибәргә була.
Мәгълүмат: shahrikazan.ru Фото: pcarbonat.ru