«Клип алдыннан әнигә инсульт булды» — биюче Резедә Ганиуллина башыннан үткән тетрәндергеч хәлләр [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей //

 Җырчы, биюче Резедә Ганиуллинаның 16 сентябрь туган көне. Сентябрь Болгарда төшерелгән  шау-шу чыгарган клипка 3 ел була. Әлеге вакыйганы искә төшереп, үзе белән сөйләшеп алырга булдык.

Хәзер Аллага шөкер, Резедә бу хәлләрне елмаеп искә ала. Ә 2016 елның 16 сентябре — туган көненнән башлап, ай азагына кадәр аның өчен зур сынау башлана.⠀

Каршылыклы белдерүләре белән танылган Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин Фейсбукта Болгардагы Ак мәчет янында җиңелчә генә киенеп клип төшергән җырчыны бар татар халкын, мөселманны мәсхәрә итүдә, борынгы Болгарны мыскыл итүдә гаепләгәннән соң, бу турыда Татарстан гына түгел, Русия каналлары сөйли башлады.

“Мин бит ул клипны туган көнемә презентация ясау максатыннан төшергән идем. Ләкин ахыры башкача килеп чыкты. Аның ахыры болай тәмамланасы түгел иде. Мин аңа финанс һәм мораль яктан күп көчемне бирдем. Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөфәр Хәйретдинов, Рамил Миндияр, Рәсим Низамов – бөтенесенең концертларында эшләп чыккан кеше буларак шушы клипның төп мәгънәсе – мине биюче дип белгән кешеләргә җырчы буларак ачылу теләге иде. Клип шулай эшләнде дә, ләкин төшерү урыны дөрес булмаган. Киемнән дә кыенсынмыйм, чөнки мин шәрык биюе белән 15 елга якын шөгыльләнәм. Гарәп биюенә татар киеме киеп чыга алмыйм. Аның киеме шундый”, — дип белдерде ул.

Җырчыдан Татарстанның тикшерү органнары да ул вакытта аннан сораштыру алган булган. Аның сүзләренчә, аларның бу мәсьәләгә ачыклык кертәселәре килгән. “Шулай итеп, ул федераль дәрәҗәгә менеп җитте. Мин аны зур сынау итеп кабул иттем. Ләкин аңа протест белән бармадым, гафу үтендем. Кызганыч, клип алдыннан әнигә инсульт булды. Бу вакыйганы ул белмичә калды. Презентациягә ике атна алдан клип әзер дә түгел иде әле, кеше инде инсультның сәбәбен клипка бәйләп калдырды”, — дип искә ала ул.

Элекке мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үз урынында түгел иде. Аның урынбасары Эльвира ханым белән сөйләштем. Мин үз-үземә эшлим һәм бернинди филармониягә, дәүләт оешмаларына катнашым юк. Мәдәният министрылыгы белән бик күп сабантуйларга да йөрдем. Шәрык биюләрен генә биемим, татар халык, һинд биюләре белән дә шөгыльләнәм.

Аларның ачыклык кертәсе килде, билгеле. Чөнки аларга минем турында оятсыз җырчы кәгазь болгады дип әйткәннәр. Алар миңа, без сиңа кәгазь бирмәдек, диделәр. Ә миннән аны сораучы да булмады. Анда имам да стриптиз биеде дип әйткән. Андый нәрсә булмады, Сәетҗәгъфар Лотфуллин белән дә элемтәгә кереп карадым, ул аралашырга теләмәде.  Иң куркынычы – Вконтакте аша негатив язучылар булды. Бер көн яулыгын киеп, икенче көнне салып куя торган кешеләр дә язгандыр дип уйлыйм. “Без сине табабыз!” дип зыян салу теләге белән дә янадылар.

Аның әйтүенчә, Резедәне яклаучы булмаган. “Җырчылар, юристлар да шалтыратты. Мөфти Камил хәзрәт Самигуллин белән матур итеп татарча сөйләштек. Аның белән сөйләшүдән соң, күңел тынычлыгы таптым. Ул вакытта, чыннан да, күзәтү, тикшерү комитетлары, генераллар лекция укыдылар. Күбесе белән шулай таныштык”, — ди ул.

Әйткәнебезчә, 16 сентябрь Резедә Ганиуллинаның туган көне. Без дә аны әлеге күркәм бәйрәме — туган көне белән ихластан тәбрик итәбез! Кояш кебек һәрвакыт бөтен җиһанга нур сибеп яшәгез, күңел төшенкелегенә беркайчан да бирелмәгез. Бүгенге көндә тормыштан нәрсә өмет итеп яшисез — барысы да чынга ашсын! Ә ирешелгән уңышларыгызның рәхәтен күрергә насыйп булсын! Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын, һәрчак шулай чыгышларыгыз белән тамашачыны рухи яктан баетып торыгыз. Сәламәт булыгыз!

Бәйле