Онколог баш мие яман шешенең төп билгеләрен атады

-- Alfia

Россиядә баш мие яман шешен ешрак ачыклый башладылар. Шулай ук авыру үсешен булдырмау максаты белән операцияләр саны да артты. 2017 елда якынча 27 мең операция ясалды. Бу җитди чир, пациентларның бик аз өлеше генә кирәкле терапия уздырганнан соң терелә, дип белдерде белгеч.

Россия клиник онкологлары җәмгыяте эксперты Григорий Кобяков баш мие яман шешенең төп билгеләре турында сөйләде. Авыруның симптомы – күңел болгану, косу, баш авырту, шулай ук аң һәм йокы бозылу мөмкин. Шулай ук баш миенең зарарланган ярымшарыннан — кулларда һәм аякларда хәрәкәтләрне координацияләү бозыла. Кайчагында хәтта эпилептиморф өянәкләр дә булырга мөмкин.

Россиядә 100 мең кешенең 23ендә баш мие яман шеше бар. Быел 34 мең яңа авыручы ачыкланган. Шул ук вакытта яман шеш яңа авыруларның 30 проценттан артыгында ачыклаган. Соңгы елларда магнит-резонанс томографиясенең яңа аппаратларын куллану аркасында Россиядә яңа авыруларны ачыклау саны артты. Авыру процессының катлаулылыгы сәбәбе – глиобластома. Кобяков ассызыклаганча, шеш булганда кешенең терелүе дә ихтимал.

 

Мәгълүмат: www.mk.ru

Фото: static.mk.ru

 

Бәйле