Гидрометеорология идарәсе татарстанлыларны кисәтә

-- Alfia

Иртәгә 19 сентябрьдә, төнлә һәм көндез, Татарстан территориясендә бик көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, һава торышы, нигездә, республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында куркыныч тудыруы мөмкин. «Урыны белән яшен, көчле яңгырлар, боз явуы көтелә. Секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил күзәтелә, урыны белән 22-27 метр тизлектә булуы ихтимал», – диделәр матбугат хезмәте хәбәрендә.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий