Биш көн үлгән әнисе янында булган бала ничек табыла?

-- Alfia

Башкортстанда  6 яшьлек бала үлгән әнисе яныда биш көн яткан.

Иң элек ул йөргән балалар бакчасы тәрбиячеләре чаң суга. 30 августтан алып алар бу анага шалтырата алмый һәм борчыла башлый.

Фатирга да керә алмыйлар: ишек бикле, беркем җавап бирми. Аннары ишектән ачкычы булган ахирәтен эзләп табалар. Фатирга кергәч тә ул коточкыч күренешкә тап була: хатын үле, аның янында ябыгуның соңгы чигенә җиткән бала ята.

Малай башта әнисе йокыга киткән дип уйлаган. Аннары кычкырырга, ярдәм сорарга, хәтта еларга да хәле булмаган. Алты яшьлек баланың ниләр кичергәнен күз алдына китерү дә куркыныч.

Әле ул реанимациягә урнаштырылган. Хатынның үлеме буенча тикшерү бара. Гаилә имин булган, исәптә тормаган.

“Хөрмәтле яңавыллылар! Бу фаҗигале очрак безне уйланырга мәҗбүр итә. Без тирә-яктагыларга игътибарлымы, алар турында кайгыртабызмы? Хәлләрен сорашабызмы?
Ялгыз кешеләргә игътибарлырак булыгыз. Кайчак җылы аралашу, киңәш бирү дә җитә. Без бит кешеләр. Бу хакта онытмагыз!”— дип язган Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов социаль челтәрләрдә.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле