Салават Фәтхетдинов ир-ат буларак гомеренең иң бәхетле вакыйгасы белән уртаклаша

-- Alfia

// Татар Тудей //

18 сентябрь халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәмгә 17 яшь тулды. Җырчы бу хакта инстаграмында хәбәр итте һәм улына изге теләкләрен юллады. 

Без дә Рөстәмне туган көне белән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яулап, әти-әнисен сөендереп яшәсен. Бәхетле һәм сәламәт булсын. Куйган максатларына һәрвакыт ирешүен, хыялларының чынга ашуын теләп калабыз! Уңышлар аңа!

 

 

Мәгълүмат Салават Фәтхетдинов инстаграмыннан

 

Бәйле