Азнакайда юл һәлакәте: 17 яшьлек егетнең гомере өзелә

-- Alfia

Азнакайда авариядә 17 яшьлек егет һәлак булган. ​​​​​​​Машина йөртүченең таныклыгы да булмаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Азнакайдан Җәлилгә таба хәрәкәт итүче “Гранта” автомобиле шоферы машина белән идарә иткәндә тиешле тизлекне сакламый һәм алдан барган “КамАЗ”ның арбасына килеп бәрелә. Юл-траснпорт һәлакәтендә алган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә 2002 елгы пассажир авария урынында ук һәлак була. Машина шоферы Әлмәт сырхауханәсенә илтелә. Аларның берсе дә хәвефсезлек каешын эләктермәгән була.

Машина йөртүченең таныклыгы да булмый.

 

Мәгълүмат: aznakaevo-rt.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий