Казанда 8 яшьлек кызны көчләүдә гаепләнүчене кулга алалар

-- Alfia

Казанның Совет районы суды 8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүчене СИЗОга җибәрде. 38 яшьлек ир-ат 11 ноябрьгә кадәр сак астында булачак.

Чик кую чарасын ябык ишек артында сайладылар, чөнки эш балигъ булмаган балага кагыла. Шул сәбәпле журналистлар суд залына эләгә алмады.

Процесс башланганчы ук гаепләнүче журналистлар камераларыннан төрлечә качып, йөзен яшерде. «Сезнең мине камерага төшерергә хакыгыз юк, минем гаебем исбатланмаган әле», — диде ул.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, җинаятьче укучы кызларга көчекләр карарга тәкъдим иткән. Бер кыз риза була һәм таныш булмаган кеше белән урман посадкасына бара. Ир-ат шунда аны мәсхәрәли.

Бу хәлдән соң кызны хастаханәгә илтәләр, ә җинаятьчене оператив рәвештә тоткарлыйлар. Тикшерү мәгълүматларына караганда, гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Шикләнелүчегә «Ундүрт яшькә җитмәгән затка карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаеп белдерелгән.

«Татар-информ» элек ир-атның 17 сентябрь көнне Дәрвишләр бистәсендәге урман посадкасында кыз балага һөҗүм итүен хәбәр иткән иде. Шикләнелүче элегрәк шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән булган.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле